Яңа елда 4 кенә көн ял итәчәкбез?

-- Лейла

Яңа ел яллары якынлаша башлауга халыкны ничә көн ял итү мәсьәләсе кызыксындыра. Быел Русиянең Дәүләт думасы депутатлары Яңа ел ялларын кыскартырга тәкъдим итә.

Бу юлы Дәүләт думасында Яңа ел каникулларын 31 декабрьдән алып 3 гыйнварга кадәр билгеләргә тәкъдим итәләр. Ә калган көннәрне исә түләнә торган отпуск хисабыннан санаячаклар икән.
– Теләге булганнар үз Яңа ел каникулларын отпуск хисабына озынайта ала. Әгәр дә инде кешегә яллар озын кебек тоела икән, ул рәхәтләнеп эшкә чыга, – дип аңлаталар Дәүләт думасы депутатлары.

Шулай булуга карамастан, әлегә бу бары тик тәкъдимнәр генә булып кала бирә. Закон буенча, 2020 елда русиялеләр 1-8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк.

 

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле