Айгөл Фазыйлованың улына зур бүләк ясаганнар [фото]

-- Лейла

«Инде ничә көннәр күңелемә тынгы тапмыйм, Айгөл Фазыйлованың үлемен ишеткәч, нишләргә дә белмәдем», — дип яза алып баручы Алсу Фаракшина.

«Аның улын бик кызгандым. Сабый иң якын кешесез калды. Балага иң кирәклесе — ана назы.
Айгөлнең яшәү өчен көрәшүен күзәтеп бардым. Ул яман чирне җиңәргә тырышты. Әмма чир аның үзен алып китте. Инде хәзер аның сабыена исәнлек-саулык телик. Бәлки минем язылучыларым арасында Айгөлгә ярдәм итәр идем, улына булышыр идем дигән кешеләр булгандыр. Күңелдә үтәлмичә калган бу уегызны, хәзер үтәп була. Әгәр үзегездән бераз булса да өлеш кертәсегез килә икән, журналист Гөлгенә Шиһаповага яза аласыз.

Шуны да әйтәсем килә: Әмирне туганнары ташламый, үзләре үстерәчәк».

Алсу Фаракшина тырышлыгы белән 50 мең сумга якын акча җыелып, Әмирнең теләге буенча компьютер сатып алганнар.


«Гел күзәтеп бардым, бала кызганыч».

«Ходай Сабыйны ярдәменнән ташламасын! Исәнлек саулык телим!»

«Нишләптер терелер кебек тоелган иде. Урыны оҗмахта булсын», — дип яза укучылар.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле