Коточкыч хәл: 14 яшьлек кызны ваннада ток суккан

-- Alfia
Якутск шәһәрендә 14 яшьлек мәктәп укучысы вафат булган. Балигъ булмаган бала ваннага юынырга кергәндә үзе белән телефонын алган. Бәхетсезлек очрагы факты буенча тикшерү үткәрелә.
Кызның гәүдәсен 21 ноябрь кичендә әти-әнисе ванна бүлмәсендә таба. Шулай ук анда ялангач чыбыгы күренеп торган телефон зарядкасы һәм электр розеткасына тоташтырылган “удлинитель” табылган. Эрегән корпуслы гаджет ванна кырыенда яткан.

Саха (Якутия) Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, әлеге вакытта тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый. Шулай ук кызның үлеменең сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий