Байкал артында коточкыч юл казасында ничәмә-ничә кеше, балалар һәлак була [фото-видео]

-- Alfia

Байкал артындагы юл казасында 19 кеше һәлак булган, шуларның икесе бала. Берсенә 2 яшь кенә була. Тагын егермеләп кеше җәрәхәтләнгән, өчесе авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән. Кайбер мәгълүмат чаралары үлүчеләр саны 20гә җитте дип тә яза башлады. 

Автобуста барлыгы 43 юлчы һәм машина йөртүче барган диелә, шофер да һәлак була. Беренчел мәгълүматларга күрә, Сретенски шәһәреннән Читага баручы автобусның тәгәрмәче шартлаган. Каза урынына фаҗига медицинасы вертолетлары очкан, алар аеруча авыр зыян күрүчеләрне хастаханәгә китерә. Коткаручылар автобус бозны ватып, кешеләр белән су астына китәр дигән куркуда була.

Төбәкнең ашыгыч ярдәм хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге автобус бер эшмәкәрнеке, ул туристлык сәфәрләре белән шөгыльләнә, фаҗигага кадәр төзек булды, барлык тикшерүләрне үтте дип белдерә.

 

Видео: 360tv.ru

Бәйле