Лилия Муллагалиева: «Елый-елый кайттым» [видео]

-- Alfia

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Татарстанның төрле район, шәһәрләреннән килгән мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Миләүшә Зарипова тарафыннан оештырылган бәйрәмдә катнашу хис-кичерешләре белән бүлеште.

«Җырлап чыктым да, машинага чыгып утыруга, шундый күңелем тулды. Елый-елый кайттым. Белмим, ничектер алар янында үз-үземне тотарга тырыштым. Ләкин узем генә калгач, уйлар башымны биләп алды. Язмыш сынавына бирешмичә, көр күңелле булып яшәвегезгә сокландым. Сез күпләргә үрнәк. Сау-сәламәт кешеләр бар, юк-бардан күңел төшереп, үзләрен бәхетсез, кирәксез санап утырганнар. Ходайга шөкер кылып, мохтаҗларга ярдәм итеп, үз тормышыгызга шөкер кылыгыз! Кулдан килгән кадәр ярдәмчел булыгыз, кешеләр! Зарланмагыз! Булган сәламәтлегегезне югалтмагыз, дип яза Лилия Муллагалиева.

 

Бәйле