Айдар Ракипов барсын да бергә эшләмәкче ахры, тиздән өйләнә дә диме?!

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Тәүге концертларын куярга әзерләнеп йөрүче җырчы Айдар Ракипов чын-чынлап халык мәхәббәтен яулавын дәвам итә.

Әле күптән түгел генә ул Уфа шәһәрендә узган «Курай даны» телевизион премиясендә «Ел җырчысы» номинациясендә җиңгән, «Юлдаш радиосы» оештырган «Юлдаш Хит» премиясенә ия булган. Шушы көннәрдә исә Айдар Ракипов «Башкорт йыры» концертында оркестрга кушылып, «Язар идем кошлар канатына» җырын башкарган.

 

Айдар Ракипов тамашачылары өчен грандиоз тамаша әзерләп, кино да төшереп йөри икән.

Моңа кадәр клипларда төшкән булса да, кинода төшү башкача булды дип сөйләде җырчы. «Бу вакыйга аеруча исемдә калачак, чөнки ул үземне башка яктан ачарга, тагын да тәҗрибә тупларга булышты», дип аңлатты Айдар Ракипов.

«Айдар, бәлки, өйләнмәвеңнең дә сәбәбе — эшләреңнең шулкадәр тыгыз булуындадыр», дигәч, «Ә минем өйләнмәгәнне кайдан беләсез? Өйләнәм мин… берәркайчан…», дип җавап кайтарды җырчы.

Айдар Ракиповның тәүге концертларын күрәсегез килсә, ашыгыгыз. Беренче концертларга билетлар бетеп бара.

4 декабрь — БАЛТАЧ
5 декабрь — АРЧА
10 декабрь — ШӘМӘРДӘН
13 декабрь — КАЗАН / УНИКС

Билетлар Кассир.ру сайтында һәм кассаларда сатыла.

Бәйле