Башкортстанда 16 яшьлек үсмер, яшьтәшләре кимсетүгә түзә алмыйча, үз гомеренә чик куя

-- Alfia

Ноябрь ахырында Башкортстаннның Стәрлетамак шәһәрендә 16 яшьлек үсмернең гәүдәсе табылган иде.

Ул югары каттан сикереп гомерен өзгән. Бала үлеменең сәбәпләре билгеле булды. Ул тугызынчы сыйныфта укыган, спорт белән шөгыльләнгән. Ләкин начар күргән, төсләрне аермаган. Күзлек кимәгән, әмма төсләрне бутаган, һәм моның өчен яшьтәшләре аны еш кына үртәгән, кимсеткән, төрле сүзләр белән җәберсеткән.

Ахыр чиктә, бала гомеренә чик куярга була. Ул әнисенә аны яратуы турында хат калдыра, шушы адымы өчен гафу үтенә.

Кара кайгыга баткан ана баласын юньсез яшьтәшләреннән яклый алмаганы өчен бик үкенә.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле