«Йөрәгемдә авыр яра, түз, йөрәгем, түз!»

-- Alfia

Төшендә ике юл чатында калган килеш уянып китте Идрис. Юл күрсәткеченең бер угына – “Романтика”, икенчесенә исә “Банк” дип язылган иде.  Торып шул турыда уйланып йөргәндә ишек шакыдылар. Ә ишек төбендәге кеше: “Кредитыңны нигә түләмисең?” — дигән сорау бирде. Менә шулай, юл күрсәткеченең бер угы тикмәгә генә “Банк” дип күрсәтмәгән икән.

Идрис зур гына бер фабрикада эшләде. Һәрвакыт алдынгылардан саналып, мактауларга да лаек булды. Инде фатир алырга чират җитә дигәндә генә дөньялар үзгәрде дә куйды. Акчалар алышынды, завод-фабрикалар таркалды. Түрәләр барлык акцияләрне кулларына төшереп, фабрикаларны үз милекләренә әверелдереп сатты, ваклап арендага өләште. Багана саен эшче куллар кирәк дигән язмалар да юкка чыкты. Җыйган акчалар да янды.

Менә шул чагында Идрис өй салам дип банктан кредит алды да муеннан бурычка батты. Вакытлыча эшли торган оешмасы да банкротлыкка чыкты. Кредитны ничек итеп түләргә? Идриснең уенда бары шул гына иде. Ул төрле яктан эш эзләде. Кая гына барса да, эш хакын ачка үлмәслек итеп түләүләрен белде. Салынасы өйнең гаражлары эшләнгән, ничек кенә өйне җиткерергә, ике баланы карарга, аларны ашатып, кешечә киендерергә…

Кредит, кредит… Башыңны ташка орсаң да, моннан котыла алмыйсың. Ничек тә чыгу юлын эзләргә кирәк. Идрис кемнәрдер аркылы белешеп, кемнәргәдер ияреп, илебезнең чигенә диярлек эшкә китте. Син килдеңме, әйдә, рәхим ит, дип торучы булмаса да, зур төзелеш башланган, эшче куллар кирәклеге күренеп тора.

Татарстаннан бик еракта урнашуына карамастан, монда татарлар күп булып чыкты. Әйе, безнең халык бер эштән дә чирканмый, шуңа күрә ул матур итеп яши дә белә. Идрис биредә үзенә дуслар тапты. Иң якыны – Буа егете Ильяс.

Үзәккә үтә торган яңгырлы көз ае узып, салкын кышка аяк басылды. Көннәр салкын дип кенә төзелештәге эшне туктатмыйлар, эшлисе дә эшлисе. Беркөнне эштән Идриснең битләре, колаклары өшеп кайтты.

— Салкын минем эчәкләремә тикле үтте, калтырата, аяк-куллар сызлый, иртәгә эшкә чыга алмасам – ачуланырлар микән? Я, ни диярсең, Ильяс? — дип, Идрис дустына сораулы караш ташлады.

— Авыру беркемне дә читләтеп үтми, дускай, сиңа бер-ике көн ятарга туры килер, шуннан башка булмас, — диде Ильяс, аталарча кайгыртып. Ул тиз генә  дарулар алып кайтты, термоска үләннәрдән чәй ясап куйды.

— Менә шуларны эчәрсең, бүген сиңа “постельный режим”, — диде дә эшкә чыгып китте. Әйе, дуслар авыр чакта сынала шул.

— Үзең тәрбияле, акыллы егетсең, ләкин бер ягың ошап бетми, дускай: рус кызы белән чуаласың бит, — дип, Идрис үз-үзе белән сөйләште. “Буаңда татар кызлары беткәнмени сиңа?” — дигән булып, Ильясның үзенә дә әйтеп караган иде.

— Йөрәккә каршы барып булмый шул, — диде аңа дусты.

Ике генә көн түгел, атна буе урыныннан тора алмады Идрис. Эшкә киткәнче һәм кайткач Ильяс аның арка, күкрәгенә компресс куйды. Тора-бара Идриснең аяк сызлаулары басылды, ләкин арка, күкрәк турысында авырту нигәдер һаман үзен сиздерә торды.

— Өйдә ятып, акча китереп бирмәсләр, эшкә чыгарга кирәк, мин монда акча эшләү өчен килдем бит, — диде ул Ильяска.

Эш дәвам итте. Кайбер төзелешләрдә хезмәт хакын тоткарлап бирелгәне ишетелсә дә, шунысы сөендерә: монда үзвакытында исәп-хисап ясап баралар, — дип куанды Идрис. Ул акчасын хатынына җибәрә барды. “Акчам шуның тикле булса – өйне күтәрәм, тагын шуның тикле булса – түбәне яптырам”, — дип хыялланды ул.
Кышның бик салкын булуы гына үзәкләренә үтте. Битлек киеп эшләүләре дә туйдырды. И, тизрәк җәй җитсә, җылыга туеныр идек – барчасының уенда шул гына иде.

Идрис ялга кайта-китә өч ел эшләде. Киләсе кышка каласы килмәде, булганы җитәр, диде ул, эшләгәненә канәгатьләнеп. Кредиты да түләнеп беткәч, өстеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Шушында танышкан Ильяс белән генә аерылышу авыр иде. Дусты инде бу вакытта Наташага өйләнергә ниятләде.

— Эх дускаем, Буаңа кайтсаң, очрашкалап торыр идек, монда каласы иттең шул.

— Әти-әнием янында энем яшәп калды, миңа кайда торсам да барыбер. Тора- бара бәлки икенче эш эзләргә туры килер. Ә әниләргә килгәндә, мин аларны ташламаячакмын, кичә генә өй түбәләрен алыштырырга күп итеп акча җибәрдем. Аннан соң чираттагы ялыбызда кайткалап, хәлләрен белеп килербез, — диде Ильяс.

— Менә монысы инде чын егетләрчә, — дип, Идрис дустының гамәлен хуплады. Алар кочаклашып аерылышты.

— Тизрәк кайтып җитеп, гаилә белән очрашасы иде. Гаиләмне сагындым, бик сагындым, — дип кабатлады Идрис.

Өч көн дигәндә ул өендә иде. Хатыны үзе кискән токмачтан тәмле аш пешергән. Өстәл тирәли утырып, күңелле итеп ашадылар.

— Җаным, шушы ашыңны бигрәкләр дә сагындым бит, кая тагын бер-ике чүмеч сал әле.

— Хәзер өстим, үзебезнең яннан беркая да китмә инде, гел шундый ашлар белән генә сыйлармын, — диде Илзия. Аннан соң өстәлгә күзикмәк чыкты.

Әлеге ризыкны күрүгә кечкенә уллары сорау бирде:

— Әти, нигә бу тәмле бәрәңгеле әйбергә күзикмәк дип исем биргәннәр соң?

— Улым, әнә бит камырларында күз шикелле кабарып торган урыннары бар, шуңадыр.

— Әнием, бер күзикмәкне иптәш малайга да бирим әле, яме.

— Улым, менә без өстәл яныннан кузгалгач, иптәшеңне чәй эчәргә алып керерсең, ул шунда сыйланыр, — диде Илзия, улының сүзен хуплап.

— Әнисе, өйдән читкә китеп эшләү рәхәт нәрсә түгел. Анда китүнең сәбәбен дә үзең беләсең. Менә хәзер ныклап торып өйне җиткерәсе булыр. Кулда акча бар, эшләүчесе дә табылыр, үзем генә чиләнмәм.

Һәм шулай килеп чыкты да. Көз аена аяк басканда өй әзер иде. Яңа өйгә күчәбез дип сөенеп йөргәндә Идрискә әллә ни булды: аның сулыш алулары авырайды, температурасы да югары иде. Төзелештә эшләгәндә бик каты чирләгәннән соң, арка-күкрәгендәге авырту үзен гел сиздергәләп торды. Ул тикшеренеп тә йөрмәде, яшь кешедә чир тормас, дип әйтергә ярата иде. Көннәрдән беркөнне ишек алдына чыккан җирдән аны аңсыз килеш өйгә алып керделәр. Шуннан аңына килә алмыйча, гаиләсен ташлап китеп тә барды. Аның үпкәсенә су җыелган булган, ә үлеменә сәбәпчесе – йөрәк өянәге, диделәр.

Менә шулай, бер сөенечкә – бер көенеч. Илзия уйга калды. Аның иң татлы, гомеренең иң ләззәтле чаклары ач кешенең ипи кисәген тел очы белән генә тоеп калуыдай сизелмичә генә үтеп киткән. Адәм баласының тормышы да, гомер иткәндәге иң матур чаклары да әнә шулай төш күргәндәй уза икән. Әле яшәлмәгән дә кебек бит. Ә бүген ул парын югалткан аккоштай бәргәләнә.

— Нигә чит якларга җибәрдем соң? Сәбәбе бар иде шул. Кредитны да түләп бетерде, өен дә салды, ләкин безне ятим итеп ташлап китүенә ничек түзәргә, кайлардан көч алырга? Йөрәк сыкрый, үзәк өзелә. Түз, йөрәгем, түз! Син ике бала хакына сыгылып төшәргә тиеш түгел, язмышка шулай язылгандыр, берни эшләп тә булмый.

Ноябрь башында Илзияләр яңа өйгә күченде. Хәсрәтле чакларында өй туе ясап тормады. Шулай да өй котлап бүләкләр килгәләде.

Беркөнне аш бүлмәсендә камыр ризыклары пешереп ятканда ишек шакыдылар.

— Керегез, — диде Илзия, ишекне ачып. Ә анда Ильяс белән Наташа басып тора иде.

— Идрис яңа өйгә күчәбез дигән иде, әниләргә кайткач, сезнең дә хәлегезне белеп китәсебез килде. Ә Идрис үзе кайда соң?

Илзиянең башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте, көчкә урындыкка утыра алды. Ул, күз яшьләренә буылып:

— Безне ташлап китте бит, — диде.

— Кая китте, чит хатын янынамы? — дип сорау бирде Ильяс.

— Әнә теге козгыннар оялаган җиргә, — диде дә зиратны күрсәтте Илзия.

Ильяс сорау артыннан сорау яудырды:

— Көн-төн эчеп, эчәр өчен генә вак-төяк эш башкарып йөрүче исерекләр яшәп тора. Ә булсын дип йөргәннәре теге дөньяга китә бара. Нигә? Тагын язмышка сылтаргамы?

Идриснең төзелештә эшләгән чагында Ильяс, Наташа һәм башка дуслары белән төшкән фотосын алып кайтканнар иде. Кич алар шуларны карап утырды.

— Эшебез җиңелләрдән булмады, шулай да күңелле чакларыбыз бар иде, — дип уфтанып куйды Ильяс. — Без анда бик нык дуслаштык. Аңа ярдәм кирәк булса – мин ашыктым, миңа кирәк булса – ул, дигәндәй. Бервакыт аягым сынгач, Идрис шул чакта култыклап йөртте. Ул вакытлар мәңге онытылмаячак.

Ильяс өй котлап алып кайткан бүләкләрен бирде, конверт белән акча да калдырды.

— Мин янәдән китәм, хатыным шул шәһәрдән бит. Менә Наташаны да татарчага өйрәтә башладым, иң кирәкле сүзләрне белә инде. Ходай сәламәтлегемне бирсә, сезгә ярдәм итеп торырмын. Миңа фатир өчен акча чыгарасы булмады: Наташаның әбисе вафатыннан соң, без шунда әби фатирында яшәп калдык, — диде Ильяс.

— Туган ягыңны, әти-әниеңне, якыннарыңны сагынып кайтканда бездән дә әйләнеп китегез, — диде Илзия, күз яшьләренә күмелеп.

Алар шулай саубуллашты. Яңа нигездә тормыш дәвам итте. Идрис белән чын дуслыкны раслагандай, Ильястан акчалар килеп торды. Дусларның иң авыр чакта сыналганына Илзия нык ышанды.

— Идрис, безне ташлап китмәсәң, Ильяслар кайтканда ничек күңелле утырган булыр идек. Үкенечләр белән генә яшәргә калды инде хәзер, — дип өзгәләнде хатын.
Гомер дигән мизгел кемгә күпме бирелә шул. Якты дөнья белән хушлашканда Идрискә бары 33 яшь иде. Менә шулай көтмәгәндә, уйламаганда китте дә барды. Ә якыннары белән бәхилләшә дә алмый калды.

“Эх җаныем, ерак төзелешкә эшкә киткәнсең кебек тоела. Менә ишектән килеп керерсең дә кочып алырсың сыман”, — дип, Илзия үз-үзен шулай юата иде. Ләкин бу — чынбарлык түгел, үзеңне ялган юату. Ул уфтанып куйды:

— Йөрәгемдә авыр яра, түз, йөрәгем, түз!

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

 

Мәгълүмат: kukmor-rt.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий