Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

4 декабрьдә Татарстан территориясендә салкын һава торышы саклана. «Төньяк циклон йогынтысы»нда кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Төнге сәгатьләрдә республика буенча термометр баганалары -12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4тән -9 градуска кадәр була.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, атна ахырына Татарстанда җылы һава торышы көтелә һәм юеш кар явачак.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле