Рәнҗешкә пәрдә юк, икән…

…Улы Марсель тиз генә Земфирасын кочагына алды. Ә Тәфкиләнең үткер күзләре Земфираның карашын тотмый калмады. Кинәт кенә хатынның йөрәге “жу” итеп китте… Хатын, булачак киленен күргәч, чак кычкырып җибәрмәде: кызый, ике тамчы су кебек, улының әтисе Мансафка охшаган иде!..

Тәфкиләнең бүген күптән көткән иң-иң матур тантаналы көнедер, мөгаен! Шулай булмыйча, ялгызы гына табып үстергән улы Марселенә кәләш сорарга баралар ләбаса! Бәхетле генә булсыннар иде инде, Ходаем! Берүк балаларның язмышлары, әнисе белән әтисенекенә охшаш булып, кителеп куймасын инде – бар теләге шул хатынның. Әтисе, дигәннән, улына бер тапкыр да әти сүзен әйтергә язмады шул. Шундый уйлар кочагында бара торгач килеп җиткәннәрен дә сизмәде.
Улы машинасын бик матур гына, заманча итеп төзелгән кирпеч йортның яшел капкасы кырына китереп туктатты. Тәфкилә әллә нинди эчке бер дулкынлану белән таныш булмаган йортның тоткасына үрелде. Бу йорт сыңар канат белән үскән Марселенә бәхет бүләк итәрме-юкмы? Тәфкиләнең бар уе шушы иде. Капка шыгырдавына хуҗалар да күренде. Булачак кода-кодагыйның җылы итеп, ачык елмаеп кушкуллап күрешүләреннән иманлы кешеләр икәнлеге йөзләренә язылган иде. Хатынның да эченә җылы йөгергәндәй булды. Таныша-таныша өйгә керделәр. Ә өйдә аларны ояла-ояла гына булачак киленнәре – Земфира сылу көтә иде!
…Улы Марсель тиз генә Земфирасын кочагына алды. Ә Тәфкиләнең үткер күзләре Земфираның карашын тотмый калмады. Кинәт кенә хатынның йөрәге “жу” итеп китте… Хатын, булачак киленен күргәч, чак кычкырып җибәрмәде: кызый, ике тамчы су кебек, улының әтисе Мансафка охшаган иде!.. Менә ни өчен күңел тынычлыгы югалган икән, ана күңеле алдан сизә шул… Кызның әти-әнисе белән матур итеп әңгәмәләшеп утырсалар да Тәфкиләнең эче кырды да торды, туган булып чыкмасыннар тагын? Үзе әкрен генә, җайлап кына кода-кодагыйларының кайсы як кешеләре икәнлекләрен сораштыра башлады. Әмма Рамазан кода да, Шамилә кодагый да Мансафның туган ягыннан түгелләр иде… Тик барыбер күңелендә бер шик уянгач басылырга уйламады да… Тәфкилә ханым әкрен генә сораштырды да, сораштырды, тик әлегә җепнең очына чыга алмады. Ул үзе булачак киленне бер күрүдә бик яратты, тик менә Мансафына охшаган булуы гына аны аптыратты. Алай гына да түгел, кызның күзләрендә ниндидер таныш очкыннар барлыгын тоеп алды да, тагын бер тертләп куйды… Шулай итеп, икеле-микеле уйларда тибрәлеп утыра торгач танышу мәҗлесе дә тәмамланды. Хатын, булачак кода-кодагыйлары белән җылы гына итеп саубуллашты да, улы белән кайту ягына борылдылар. Марсель капкадан чыгу белән әнисенә:
– Әни, нәрсә булды сиңа, бик сәер күрендең, әллә Земфираны яратмадың инде? – диде.
Нәрсә әйтсен инде ана:
– Улым, дөресен әйтим, мин әлегә бер сүз дә әйтә алмыйм, әмма ошамадылар, дип әйтә алмыйм, киресенчә, артыгын да ошадылар алар миңа, – диде авыр сулап. – Тик бераз вакыт бирегез, тимерне кызуында сукмый торыйк әле яме, – диде.
Машина кайту ягына кызулап чаба башлады. Тәфкилә ханым улының күңеле тынычлансын өчен генә:
– Ярый, улым, хәерлегә булсын, әзрәк черем итеп алыйм, бу сүзгә тагын әйләнеп кайтырбыз әле, – дигән булды.
Аннары үзе юл буена йоклаганга салышып истәлекләрен барлады да барлады, ә истәлекләр кирәгеннән артык күп иде шул…
Тәфкилә унынчы сыйныфны гел бишле билгесенә генә бетерде. Әтисе районның юллар төзәтү берләшмәсенә шофер, ә әнисе исә укытучы булып хезмәт салдылар. Әнисе үзе кебек үк кызларының да укытучы булуын теләде. Кызның үзенең теләге дә шундый иде. Инде укырга кереп кайткач кына кызны мәгәриф бүлегенә чакырып алып, бер авылга укытучы булып барырга кодаладылар. Мәктәпләрдә укытучылар җитмәгән чак иде шул, бүген белән үткәннәрне чагыштырып карасаң җир белән күк арасы. Кыз аптырап калгач, район мәгариф бүлегендәгеләр читтән торып укырсың, дип киңәш биреп укырга атлыккан кызның күңелен чак тынычландырдылар. Кыз исә, ризалык бирми булдыра алмады. Документларын читтән торып уку бүлегенә күчереп кайтты. Дипломсыз кешенең канатсыз кош икәнен белә бит ул.
Вакыт аты чаба да чаба, менә беренче сессиягә дә барыр вакыт җитте. Тик, шушы көнне Тәфкилә гомере буе онытмый, чөнки бу көн яшь кызның язмышына зур үзгәреш керетәчәк көн иде. Әйе, бүгенгедәй хәтерендә әле кызның, олы юл чатына машина тотарга чыгып басуы булды, бер җиңел машина килеп тә туктады. Ә машинада аның язмышын чуалтачак егет утыра иде…
– Әйдә, сеңелем, күрше шәһәргә барасыңдыр, утыр, – диде машина ишеген ачып. Кыз утырды да рульдәге егеткә күтәрелеп карады. Ә егетнең ни җитте кеше түгеллеген погоннарындагы йолдызлары ук әйтеп тора иде. Әйе, егет милиция хезмәткәре иде.
Тәфкиләнең Мансаф белән танышлык шулай башлады. Ни гаҗәп, кыз егетләргә бик тиз генә сер биреп бара торганнардан булмаса да, бу егеткә ул башкача, яратып карады… Язмыштыр инде, егет тә кызны охшатты. Танышу шулай башланды. Тора-бара аларның шушы дуслыгы мәхәббәткә әйләнде. Шулай итеп, бу икәү бик нык якынаеп киттеләр, матур вәгъдәләр бирештеләр… Сессия саен бергә бардылар, бергә кайттылар. Бер-берсенә булган сөюләре гөл кебек көннән-көн матурланды, үсте… Әйткәндәй, егет тә шушы ук уку йортында укый иде.
Менә шулай бер-бер артлы өч ел үтеп тә китте. Егет белән кыз очрашкан саен очрашып туя алмадылар. Кыз сагынудан минутларны санады. Тик, алдырыр көн яздырыр, дигәндәй, алар бергә була алмадылар шул. Араларына салкын җилләр үтеп керде… Кинәт кенә әллә нәрсә булды Мансафка. Сөйгәне янына килми башлады. Ничек кенә булмасын аларның юллары кисешмәде башкача, бер дә күрешмәделәр. Кеше шулай бит ул, бик теләсә, әллә нинди юллар белән синең белән очрашу юлларын эзли, таба белә. Әгәр очрашырга теләмәсә кача да белә икән… Горур кыз канлы яшен эчкә йотты. Бары башкалар аша гына Мансафның яшәү сулышын белеп торды. Бер түрә кызына өйләнеп куйган, диләр…
Тәфкилә башын кайда куярга да белмәде, чөнки ул бала көтә иде. Укытучы булган кешегә ирсез бала табу килешми, ул нинди үрнәк инде укучыга? “Тазара” башлагач эштән чыгам, дип директорга гариза калдырды да, башкача бу мәктәпкә аяк басмады.
Аннары индек кызның тормышы тамырдан үзгәрде, ул әни булды – улы туды! Әти-әнисе нишләсен инде, кызларының ялгышын уртаклаштылар, хәленә керә белделәр. Әтисе: “Кайгырма, балам, шулай язгандыр, бала үз ризыгы белән туа ул, бергә-бергә үстерербез, Аллаһ боерса”, – дип әйтте дә башкача сүз кузгатмады. Әти сүзе бер була.
Кыз әтисе белән әнисе ярдәмендә улын аякка бастырды. Хәттә улы әтисезлекне тоймады да, чөнки зур әтисе һәрчак кырында булды. Тик Мансаф үзе генә күптән исән түгел шул инде. Әллә Тәфкиләне рәнҗеткәнгә, әллә башка сәбәп, теге түрә кызына өйләнеп бәхетле булмаган ул. Вазифалы бабасы алып биргән “Волга”да кайдандыр кайтканда таудай авырлы яңа хатыны белән юл авариясенә эләгеп һәлак булган, ә хатыны исә исән калган, тик баласы үлгән, башка бала таба алмаячак икән, дигән хәбәрләр генә ишетелде… Шулай итеп, Мансафның нәселен дәвам итәр өчен тик шушы Тәфкиләдәге Марселе генә калды…
Мансафның шундый яшьли генә фаҗигале үлеменә бәлки Тәфкиләнең рәнҗешләре төшкәндер? Рәнҗешкә пәрдә юк, диләр бит… Ул ишеткәндер бит Тәфкиләдә улы барлыгын, ишеткәндер? Шулвакытны укытучы хатынга мораль яктан бик авыр икәнен белергә тиеш иде бит ул, белергә тиеш иде! Хатын белән язмышын бәйләргә теләмәсә дә, баланы үз фамилиясенә яздырырга, хәлен килеп белеп йөрергә, дәваханәдән алып кайтырга кирәк иде! Болар бар да Мансафның намусында калды. Алай гына да түгел, әтисе булган кеше, Марсель улын дөньяга килгән чагында бер саткан булса, ә инде икенчедән, тагын улының йөрәгенә кадалган шырпы әтисе тарафыннан түгел мени? Әтисе тарафыннан эшләнгән бу адымны ялгышу дип кенә атап буламы?
Әлегә кадәр улына шушы халләрне сөйләгәне булмады хатынның.
Тукта, дип уйлады Тәфкилә, Мансаф ул хатын-кызның күңеленә керә белә иде бит, кем белә, бәлки, булачак килене Земфираның әнисе белән дә мәхәббәт уены уйнагандыр? Дөнья дигәнең кысык бит ул, кем белә? Шушы уй хатынның тынычлыгын алды, юл буена уйлап кайтты, улым белән киленем бер ата балалары була күрмәсен, дип… Тик ничек кенә улына әйтергә соң?
Икенче көнне хатынның кулы эшкә бармады… Әле соң булмаганда, эш узмаганда ятып калырга кирәкми, атып калырга кирәктер? Булачак кодагыйсы белән сөйләшеп, аңлашып алырга булды Тәфкилә. Шунсыз җаны тынгылык тапмаячак иде… Хатынның бу адымы дөрестерме юктырмы, вакыт күрсәтер.
Улыннан кызның телефон номерын сорап алды да шалтыратты. Менә Земфира телефонны алды, Тәфкилә кыз белән җылы итеп исәнләште һәм, әниеңә бер соравым бар иде, дип, аңардан әнисенең телефонын сорады. Шулай итеп ике хатын балаларга да, беркемгә дә хәбәр итмич,ә бер кафеда очрашырга сөйләшеп, көнен-сәгатен билгеләделәр…
Менә очрашу көне җитте. Тәфкилә автобуска утырып барып та җитте.
Кодагый булачак кеше аптыраудан гаҗиз иде булса кирәк. Беркөнне генә килеп киткән булачак кодагый шулай ашыгып кабаттан очрашу тәкъдим иткәч нәрсә уйламассың…
– Шамилә, – диде Тәфкилә, өстәл янына килеп утыру белән, ачуланма инде, башкача чыдый алмадым, соңга калып куймыйк, дидем. Уратып-чуратып тормыйм, кызың Марсель улымның әтисенә бик охшаган. Әллә Земфира Рамазаныңның кызы түгелме? – диде.
Шулчакны Шамиләнең төсен күрсәгез икән, бер кызарды, бер агарды…
– Тәфкиләкәем, Ходай мине нигә җәзалый икән? Рамазаным белән ун ел торгач, дәваханәгә барып тикшерелдем, синдә бер тайпылыш та юк, димәк, иреңдә гаеп, диделәр… Ә мин тап-таза көемә баласыз калырга теләмәдем, бу турыда иремә дә белгертмәдем. Шундый план кордым да, ял йортына киттем. Иремне бик яратсам да, шушы адымга бардым. Чөнки хатын-кызның сезоны кыска, үзең дә беләсең, бөтен теләк һәм бәхет ана булуда бит, дип, көрсенеп куйды. Ял йортына баргач, бер инсафлы гына егет асылы минем арттан йөри башлады, мин карышмадым, чөнки бала табырга теләдем. Ул егетнең исеме Мансаф Сабиров иде, – диде…
Шул сүзне ишеткәч чәй эчеп утырган Тәфкиләнең кулыннан бокалы төшеп китеп челпәрәмә килде… Балаларының мәхәббәтенең чәлпәрәмә килеп ватылуына ишарә иде бу, күрәсең…
– Минем улым да шул Мансаф улы бит, Шамилә, – дип көчкә әйтә алды хатын.
Ике хатын аптырап калды. Аларга кодагыйлар булу язмаган икәне көн кебек ачык иде. Тик, шушы төйнәлгән төенне чишкәннән соң, калганнарга ничек аңлатырга соң? Бу нәрсә соң, ялгышмы, әллә язмышның усал шаяруымы?
Ике хатын алларына килеп баскан шушы сәер, кеше ышанмаслык сорауга җавап эзлиләр иде бу минутларда…
Бер уйласаң, дусларым, дөньясы шундый кысык икән лә.

Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА.

Бәйле