«Кыз кычкырып җибәргән…» — Казанда автобуста ир-ат 9 яшьлек кызга бәйләнә

-- Alfia

Казанда автобуста тугыз яшьлек кызга бәйләнгән ир-атны эзлиләр. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

4 декабрь Казан янындагы Көек авылына бара торган 90 нчы номерлы автобуста билгесез ир-ат, баланы кулыннан тотып, аңа карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Бу вакытта автобус пассажирлар белән тулы булган. Кыз кычкырып җибәргән, ә җинаятьче транспорттан чыгып качкан.

Әлеге факт буенча сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре турында җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчене эзләү эшләре бара.

Татарстан Тикшерү комитеты җинаятьче турында мәгълүматы булган кешеләрне хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүләрен сорый.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле