Ксения Собчак һәм Алсу Абрамова Башкортстанның 200 кешеле Уяндык авылында нишләп йөри? [видео]

-- Alfia

Бүген, 6 декабрьдә, сәясәтче һәм алып баручы Ксения Собчак җырчы Алсу Абрамова белән бергә Башкортстанның Илеш районының Уяндык авылында булды. Бу урын-вокалистның әтисе, элекке сенатор Ралиф Сафинның туган җире. Җирле халык алар белән фотога төште һәм кадрлар белән уртаклашты.

Шулай ук Алсу белән Собчакка чәчәкле чүлмәк бүләк итүләре дә билгеле. Атаклы ханымнар үзләре дә башкара алган башкорт милли биюен күрсәткәннәр.

Сүз уңаеннан, Уяндык авылында 200 дән артык кеше яшәми. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җирле халык Собчак белән Алсуның килү сәбәбен белми.

 

Мәгълүмат: proufu.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий