Дүртәүләп бер кызны көчлиләр

-- Лейла

Дүрәүләп бер кызны көчлиләр. Аннары бичараны үтереп, ут төртеп яндырганнар.

Ноябрь ахырында Һиндстандагы коточкыч хәл турында хәбәр ителгән иде.
Гаеплеләр кулга алынган. Аларның җинаяте халыкның ачуын кабарткан, аерым төбәкләрдә, җинаятьчеләрне җәзаларга кирәк, дип, чуалышлар башланган. Җинаятьчеләрне полиция хезмәткәрләре, «тикшерү эксперименты үткәрергә алып баргач, конвойга һөҗүм иттеләр”, дип, атып үтергән.

5 декабрьдә бу илдә янә халык дәррәү купкан, сәбәбе — 23 яшьлек кызны яндырганнар. Ул үзен көчләгән кешеләрне фашлау өчен судка китеп барганда өстенә керосин сибеп ут төрткәннәр. Авыр хәлдә аны дәваханәгә озатканнар.

Кызга ут төртүчеләр кулга алынган. Алар арасында кызның йөргән егете һәм дусты, аларның туганнары булу ачыкланган.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле