Татарстан синоптиклары һава торышының бозылуы турында кисәтә

-- Alfia

Иртәгә, 8 декабрьдә, Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр җил, ә Казанда иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр. Явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда җиңелсә, ә урыны белән каты бозлавык булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -6 градуска кадәр. Көндез һава температурасы -2 …+2 градус булачак.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле