Ришат Фазлыйәхмәтовның шау-шу чыгарган гамәленә карата Фирдүс Тямаев үз фикерен белдерде [фото]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның мунчада төшкән фотосы шау-шу чыгарды. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та әлеге фото астында үз фикерен җиткерде.

Ришат Фазлыйәхмәтов инстаграмда мунчада төшкән фотосын урнаштырды. «Мунча кереп, концертларга әзерләнәбез», — дип яза җырчы. 

Әлбәттә, әлеге пост Ришатның язылучыларын да битараф калдырмады. Җырчыны бу гамәле өчен гаепләүчеләр дә, киресенчә, яклап чыгучылар да булды. Фирдүс Тямаев та фото астында комментарий калдырды. «Миннән дә юләрләр бар икән. Мине сөйләгән булалар», — ди ул.

https://www.instagram.com/p/B5xtcttp1EL/?igshid=uhlzywdpp4zl

 

Мәгълүмат Ришат Фазлыйәхмәтовның инстаграмыннан

Бәйле