Алинә Заһитова халык спортчысы дип танылды

-- Alfia

Дөнья, Европа һәм Олимпия уеннарының гамәлдәге чемпионы, фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова «Советский спорт — ел нәтиҗәләре» илкүләм премиясенең «Халык спортчысы» номинациясендә җиңде. Бу турыда «Советский спорт» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Халык спортчысы» номинациясендә махсус приз иясе Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган гади җанатарларның тавыш бирү юлы белән билгеләнде.

Икенче урынны кагыйдәләрсез көрәш (ММА) спортчысы Хәбиб Нурмагомедов алды. Өченче урынны хоккейчы Александр Овечкин һәм футболчы Артем Дзюба бүлеште.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле