Илсөя Бәдретдинова популярлыкны югалтмас өчен күпме акча түләгәнен әйтте [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген // Алсу Әхмәт //

3-4 декабрь Уникс концертлар залында татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова “Атказанмаган” дип исемләнгән тамаша белән Казан тамашачысын сөендерде. Ул төркем белән үзара шаярулар, дәртле биюләр дисеңме, халык күңеленә күптән кереп төпләнгән хитлар дисеңме, сыйфатлы ут, тавыш-моның барысын да атказанмаган Илсөя Бәдретдинова концертында күреп булды.

Тамашаның атамасы сәеррәк булып тоелса да, Илсөя Бәдретдинова алдан ук туачак сорауларны юк итеп, тамашачыга җавап бирде: Атказанмаган дип мескенләнеп сорап йөри бу дип уйлый күрмәгез. Киресенчә, күпме атказанган артист шушындый залларны тутыра алмый азапланып йөри, ә мин атказанмаган булып та тулы заллар җыя алуыма куанам. Рәхмәт сезгә, тамашачым.

Яраткан җырлар, дәртле биюләрдән тыш концерт шаяруларга да бай булды. Шаярулар аша җырчы артист тормышының нечкәлекләрен ачып бирергә тырышты:

– Көннәрдән бер көнне сезнең язмышыгыздан Илсөя Бәдретдинова югалса, берни дә үзгәрмәячәк бит, Казан? Ничек яшәдәгез-шулай яшәячәксез. Ә менә Илсөя Бәдретдинова язмышыннан сез югалсагыз-бетте баш! Малайны үстерергә кирәк, түзегез инде, яме? Алай артык, керфекләремә басып сальто ясый белмим, шулай да хәлемнән килгәнчә тырышырмын инде, яме?

Татар Тудейга сөйләгәнчә, бүген эстрадага эләгер өчен артык моң-тавышка ия булу мөһим түгел, дип әйтә җырчы. Популярлык казаныр өчен хәзер икенче нәрсәләр кирәк: “Кешедә харизма дигән нәрсә булырга тиеш. Артист кешенең үз тамашачысына әйтер сүзе, җиткерер фикере булырга тиеш. Артист тамашачыларга җанын бирергә тиеш. Менә, мәсәлән, минем вокал сәләтем бөтенләй юк. Мин үземне җырчыга санамыйм да, дөресен генә әйткәндә. Ләкин мин 17 ел буена бер генә тапкыр да бер кешене дә үземнең концертыма көчләп алып килгәнем булмады. Алар үзләре киләләр һәм тамашачым килеп торганда минем, әлбәттә, эшлисем килә”

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдиновага алдан шалтыратып килә алмавын әйткән булса да, концерт вакытында көтелмәгән сюрприз булып сәхнәгә менеп җырчыга чәчәк бәйләме күтәреп чыкты: “Илсөя, бу “Атказанмаган” сүзне алып ат. Син атказанмаган түгел, син чын халык артисты”

Тәнәфес вакытында Фирдүс Тямаев Илсөя Бәдретдинова янына аерым кереп җылы котлау сүзләрен дә җиткерде, ләкин концерт шәп дип әйтсә дә, әлеге тамашага өстәмәләр кертер идем, диде Тямаев. Нинди өстәмәләр икәне хакында журналистларга сөйләргә теләмәде, барысын да шәхсән Илсөянең үзенә генә әйтәм диде:

– Бүгенге заманда, хатын-кызга халык күңелен җәлеп итеп тулы зал җыярга бик авыр. Бүгенге залда хатын-кызлар күбрәк, ә хатын-кызлар хатын-кыз концертына йөрергә яратмый. Шушындый зур аудиторяне тотып тору бик зур көч таләп итә, моның өчен көчле энергетика кирәк. Тагын мактап әйтәсем килә, Илсөя бик әйбәт актриса, төркеме белән бик шәп итеп тамашаны алып бара белә.

Ә менә Булат Нигъматуллин тамашадан таң калуын яшермәде. Шундый шәп концерт булыр дип көтмәгән идем диде, Булат Илсөягә.

Тамаша вакытында Илсөя Бәдретдинова, шул ук көнне җирләнгән татар халкының мәшһүр артисткасын Исламия Мәхмүтованы да искә алып узды. Уникс тамаша залы бер минутлыкка тып-тын калды. Исламия Мәхмүтованың рухына дога булып ирешсен дип “Чияле тау” җырын башкарды. Бу җыр кинәт кенә дә сайланмаган, җырчының әнисенең моңланган чакларында җырлап йөргән җыры булып чыкты: “Бу җырны әнкәй үлгәч тә эзли башладым. Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан булып чыкты. Уналты ел Хәмдүнә ападан рөхсәт сорадым шушы җырны башкарырга һәм ниһаять быел рөхсәт итте”

Җырчы әнисенә бәйле булган шатлыклы һәм күңелдә авыр йөк булып калган хәтирәләрен дә сөйләде һәм “Гафу ит, әнкәй!” җырын башкарды. Әлеге җыр быелгы сезонның иң популяр җырлары рәтенә кергән, Татарстанда гына да түгел, хәтта Башкортстанда да иң күп каралган клип нәкъ “Гафу ит, әнкәй” җырына төшерелгән клип. Илсөя Бәдретдинова күңелендә булган бар хисләрен кушып шул җырны башкарганда һәр тамашачы үз әнкәсен исенә төшергәндер, мөгаен.

Сер түгел, Илсөя Бәдретдинова туры сүзле артист. Шул ягы тамашачыны кызыктыра да инде, ә кайбер ир-атлар хәтта үз хатыннарына “Илсөя кебек бул” дип әйтәләр икән:

– Менә минем хатынымның исеме дә Илсөя, гел әйтәм аңа “Илсөя кебек бул”. Чөнки Илсөя Бәдретдинова ачык күңелле хатын. Җырлары аша сәяси мәсьәләләргә дә кагылып үтә, сәясәттә булганнарны урыннарына утырта шул

җырлары белән. Менә шунсы да бик ошый. Ир-атларга да үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтә ул, көчлы, нык булырга өнди безне. Рәхмәт аңа шуның өчен.

Популяр хит башкару әле халык күңелен яулап алу дигән сүз түгел дип әйтә, Бәдретдинова. Популярлыгыңны югалтмас өчен гел эшләргә кирәк, аннан тыш рекламага да бик күп акча чыгарып салырга кирәк:

– Акча да бик зур роль уйный, чөнки радио, телевидениягә акчасыз кереп булмый, анда ротация кирәк. Сүз уңаеннан әйтәм, мәсәлән мин әле күптән түгел миллион ярым сум акча күчердем, һәм бу әле бер елга да түгел. Ә кая барасың? Хәзер замана таләпләре шундый. Кемдер азрак күчерә, кемдер күбрәк күчерә, ә шунсыз булмый.

Бәйле