Рөстәм Миңнеханов, өчпочмак тотып: «Ите бармы соң?» [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген // Рөстәм Исхакый //

7 декабрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Солнце» мәктәбенең яңартылган биналарын карарга килә. Игътибарлы булсагыз, бу мәктәпнең мөдире Павел Шмаков башка милләт мөдире була торып, мәктәпләрдә татар теле дәресләре элеккечә, ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ буларак мәҗбүри калырга тиеш дип судлашып йөргән башбирмәс мөдир.

 

Рөстәм Миңнехановның, Павел әфәнде белән «Солнце» мәктәбенең ашханәсенә кергәч, өчпочмакларга күзе төште. «Ите бармы соң?» дип сорап, президент милли ризыкны икегә бүлеп, ите барлыгына төшенде.

«Ите бармы соң?» — күпчелек татарларга, президент тирәсендә йөрүче, татар теле, мәгарифе, Татарстан республикасы (Дәүләте) өчен җаваплы җитәкче-түрә, депутатларның, мәктәп мөдирләренең дә, татар теле укытучыларының да шулай эчләрен ачып карыйсы иде, ите бармы икән аның?

Ә менә «Солнце» мәктәбе директоры Павел Шмаковның «ите бар»! Татарларны яклап пикетларга чыга, судларга йөрде, фейсбук аша фикер-теләкләрен, президент ярдәмчеләренең хата-кимчелекләрен яза. Менә бу, ичмасам, итле, турысын әйтә торган яңача карашлы мәктәп мөдире.

Бәйле