Татарстанда һава торышы бозыла

-- Лейла

Татарстанда һава торышы бозыла.

Иртәгә, 10 декабрьдә, Татарстанда атлантик циклон аркасында җылы һәм дымлы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республиканың аерым районнарында төнлә һәм көндез томан төшәчәк, бозлавык булырга мөмкин. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Җил уртача тизлектә булачак.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр була. Көндез ул -3, +2 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Юлларда бозлавык, урыны белән көчле», – дип кисәтә Татарстан метеорологлары.

Бәйле