Авыру бала бер атна үлгән әнисе белән яши

-- Лейла
Су фатирны баскан, беренче ката булмагач, моны да күрүче булмаган. Ә баланың мәете бозлы суда ята торган була.

Удмуртиянең Можга шәһәрендә ДЦП һәм эпилепсиядән интегүче 13 яшьлек бала үлгән әнисе белән бер атна яшәгән һәм бернинди ярдәм булмагач, үзе дә үлгән.

Бикле фатирда мәет белән бер ялгызы калган бала күпме генә ярдәм сорап чакырса да, ишетүче булмаган. Моның турында өйгә укытырга дип килгән укытучы ишекне ачучы булмагач кына белеп ала. Полиция килеп ишекне каерып ача һәм әниле-уллы мәетләргә тап була.

Мөстәкыйль йөри алмаган баланың ярдәм сораганын күршеләре ишеткән, әмма ул элек тә гел кабатлана торган булгач, моңа игътибар бирмәгәннәр. Бала арбасында килеш кухняга кергән, су эчәргә дип кранны ачкан һәм егылып китеп, аны яба алмаган. Су фатирны баскан, беренче ката булмагач, моны да күрүче булмаган. Ә баланың мәете бозлы суда ята торган була.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Бәйле