«Сугышка?..Тукта, бу – башка сыя алмаслык хәл! Нишләп ул?»

-- Лейла

Шомыртның, инде әле сагынылмаган кышны хәтерләтеп, ап-ак кар бөртекләредәй чәчәк атып утырган чагы иде. Табигать уянып, яңа сулыш ала: агачлар – искән җилләр көенә куанып, кошлар әйтерсең лә үз уйларыннан моңаеп язны ашыктыралар. Һәм шушы язның ямьле бер аланында куе, биек булып үскән чирәм арасында күренер-күренмәс булып кына икәү ята. Егет бар җаны-тәне белән җиргә сеңгән булса, кыз бала исә, итәк астына букчасын салып утыра иде. Әйе, бу җир инде күптәннән аларның урыны. Дәресләр беткәч, алар беренче булып шунда йөгерәләр иде. Бүген дә монда, күк йөзендәге болытлар турында сөйләшеп, кырны сукалап йөргән тракторны күзәтеп шаярышалар, табигать кочагында хозурланып ял итәләр иде.

– Булат, синең трактор йөртеп караганың бармы? – диде кыз, күзләрен киң ачып.

– Ничек булмасын инде, син нәрсә! – дип җавап бирде малай, үзенең гомерендә  тракторга утырып караганы булмаса да.

– Шә-ә-ә-п, – дип куйды кыз.

– Камилә, кара әле, сиңа соравым бар иде.

– Әйе, тыңлыйм.

– Ничек уйлыйсың, сугыш башланса, мин йөземә кызыллык китермичә, Ватанны саклый алыр идемме икән?

– Син нәрсә сөйләгәнеңне үзең аңлыйсыңмы?! Нинди сугыш?! Мондый җитди әйберләр белән шаярмыйлар, Булат! – диде Камилә, кызып китеп.

– Ә шулай да? – дип, үз сүзендә торды малай.

– Әлбәттә инде, мин синең батырлыгыңа шикләнмим.

– Ә мин менә шикләнәм… Нинди батырлыкка ия булырга кирәк бит ул, үлемнән курыкмас өчен!..

– Ярар, Булат, кайтыйк инде. Яңгыр яварга җыена, өй эшләрен дә бик күп бирделәр, – диде Камилә, кәефе кырылганны сиздермәскә тырышып.

– Шуның өчен дә үпкәлиләрме инде? – Кыз җавап бирмәде. – Ярый, кайтабыз әйдә. Чыннан да, яңгыр яварга охшап тора.


Укуларының соңгы көннәре иде. Сыйныф җитәкчесе Сәрия апа билгеләрне әйтеп, җәйге каникулда укырга тиешле китаплар исемлеген бирде.

– Сәрия апа, җәйге ялга уку елына караганда да күбрәк китап бирдегез бит! Китапханәдән кайтып җитә алмассың – авырлыгыннан. Ярый Камиләнең Булаты бар күтәрешергә, – диде Әлфия, кулларын һавада чайкый-чайкый.

– Нишләп әле мин аныкы булыйм?! – диде Булат, ярсып.

– Әй, бөтен кеше белә бит инде сезне: китапларын күтәреп йөрисең, ә ул синең өчен өй эшләрен эшли. Вәт, ичмасам – мәхәббәт!

– Кара әле, күптән тукмаганнары юкмы әллә үзеңне?!

– Мин үзем теләсә кемне тукмый алам, – диеп кабынып китте Ислам.

– Йә, тикшереп карыйк соң?! – диде Булат, җиңнәрен сызганып.

– Малайлар, тынычланыгыз әле! – дип бүлдерде аларны Сәрия апа. – Нинди тәртипсезлек бу тагын?! – дип ачуланып та куйды ул.

Бу әйткәләшү вакытында Камилә башын иеп, берни дәшмичә утыра бирде.Соңыннан, Булат белән, һәрвакыттагыча үз урыннарыннан торып, юлларын яраткан җәйләүгә таба дәвам иттеләр.

– Булат, бүген мәктәптә ни кылануың булды ул? – диде Камилә тыныч кына.

– Үзе гаепле! Үртәгән була әле, «мәхәббәт», имеш, – диде янә кызып китәргә әзер булган малай.

– Соң үртәсен, без үзебез моның ялган икәнлеген беләбез бит. Дуслар гына ич без, – дип төзәтергә ашыкты Камилә.

– Әйе, дуслар гына… – диде Булат та төксе генә. Ә үзе күңеленең иң тирән, һәм дә иң матур хыялларына чумды да батты.

Бу сүзләр, бер яктан, аның йөрәген яралый иделәр. Булат инде күптәннән үзенең Камиләсеннән башка яши алмаячагын аңлаган иде. Сөеклесенең төнге күк йөзе төсле күзләренә, озын толымнарына, назлы елмаюына көннәр буе сокланып карап утырырга әзер иде ул. Икенче яктан килеп караганда, сыйныфташлар төрттермәс өчен дуслар гына дип йөрүләре дә бик кулай иде кебек. Дуслыкларын олуг хисләр, мәхәббәт сүзләре белән тиңләп карарга, чынлап торып икесе дә, бу турыда сөйләшергә, оялалар иде бугай әле.


Җәйнең рәхәт, әмма эссе көннәре башланып китте. Урамнар, болыннар, елга буйлары яшүсмерләр белән тулды. Булат белән Камилә дә еш кына су коенырга, җиләк җыярга баргалыйлар иде. Тик барыбер үз урыннарына хыянәт итә алмадылар. Бу – гади булмаган тылсымлы урында Камилә Булатка китаплар укый, ә Булат күзләрен еракка төбәп, ләззәтләнеп татлы хыялларга чумып, тыңлап ята торган иде. Ләкин бер көнне бу якты һәм бәхетле көннәрне караңгылатып ямьсез  хәбәр килде…

Камилә, гадәттәгечә, өйдә идән-сәкеләрне юып йөргәндә, әтисе белән әнисе ашыгып кайтып керде. Әнисе шундук әйберләр җыя башлады: йон оеклар, бер чиләк бәрәңге, йомырка, берничә күлмәк. Камиләнең әтисе, Нурислам абый, йодрыкларын кысып урындыкта утыра иде. Берзаман ул хатынын чакырып алды да:

– Әлфинур, йә, җитәр инде. Кил әле монда.

Хатын ире каршына күңелсез генә чүгәләп утырды.

– Нигезебезне сиңа ышанып калдырам. Газиз әнкәебезне карарга да, Камиләбез, мәхәббәт җимешебезне, күз карасы кебек саклап торырга да тик сиңа гына ышанам. Авыр булыр… Тик нишләтәсең, түзәргә кирәк булыр, – диде дә газиз һәм дә сөекле хәләл җефетен күкрәгенә кысты. Күпме ярсу катыш ләззәт иде ата күңелендә…

– Йә Ходаем, ярдәмеңнән ташлама… Исән-сау гына әйләнеп кайтса ярар иде инде минем җаныем, – диеп, ярсый-ярсый елап алды ана.

Нурислам аптырашта калган Камиләсе янына килде дә, аның алсу алмадай битләрен учларына алып:

– Кызым-йолдызым минем… Әниеңне тыңла, яме? Һәрбер эштә дә ярдәм ит, булыша күр әниеңә. Теге иптәшең, кем әле? Булат бит? Ул да кирәк чакта булышыр дип ышанып калам. Бик акыллы егет дип күрәм мин аның үзен.

– Әтием, аңлат инде зинһар, нәрсә булды? Син кая шулай җыендың? Нишләп миңа бернәрсә дә әйтмисез соң? – дия-дия өзгәләнде кыз бала.

– Барысын да әниең аңлатыр, кызым, исән-сау булып тор, – дип ишеккә таба атлады ата.  Кайгылы сүзләрне һич кенә дә кабатлыйсы килмәде аның. – Озата бармагыз, тиздән кайтырмын кебек тоелсын. Хушыгыз, кадерлеләрем, – диде дә чыгып ук китте Нурислам.

– Әнием! Әнием, дим, ни булды соң инде бу?! Кая китте соң әти? Нишләп туктатмыйсың син аны?! Әни җавап бир инде… – дип өзгәләнде бала.

– Сугыш, кызым… Әтиең сугышка китте.

– Әти? Сугышка?! – дип пышылдады эченнән Камилә. Тамак төбендәге шактый каты төерне авырлык белән йотып, кызчык тәмам буталып, бернәрсә дә аңышмас булып утырды да утырды…


Булат исә, инде ике сәгатьтән артык, дусты-сөйгәне, Камиләсен көтә иде, аларның яраткан урыннарында. Моңарчы болай соңга калганы булмагач, Булатның башына әллә нинди шомлы уйлар да килгәләп алды. Ниһаять, толымнарын тузгыткан Камиләсе күренде, тик аның кәефе юклыгын, йөзендә борчу барын Булат шул ук мизгелдә аңлап алды.

– Ай-һай, хан кызы булдыңмы әллә, болай ук соңга калырга? – диде Булат, шаяртырга теләп.

Камилә нәфрәт тулы күзләре белән Булатка текәлде.

– Син!.. Бары син генә гаепле! – дип кычкырып җибәрде ул.

– Синең соңга калганыңамы? Һаман да шаяртырга тырыша иде әле Булат.

– Сугыш башланса, йөземә кызыллык китермичә Ватанны саклый алыр идемме дип сораган идеңме?! Юраганың юш килде. Бар, сынап кара, әнә, сугыш башланган!

– Камилә, нишлисең син?! Тынычлан әле, – диде малай, кинәт җитдиләнеп.

– Тынычлан? Тынычлан?! Әле генә әтине сугышка алып киттеләр, ишетәсеңме?! Син… син генә юрадың! Күрәлмыйм… күрәлмыйм мин сине!

Камилә күз яшьләрен сөртә-сөртә китеп барды. Булат тораташтай басып калды. Тозлы күз яшьләре генә аның битләре буйлап йөгерә иде… Кайгы-хәсрәтеннән, бер дә кирәкмәгәнгә, Булатын рәнҗетәм дип һич тә уйламады шул кыз күңеле.

Җәйге кояшлы көннәр кышкы буранлы көннәргә әверелде. Авылда кайгы-хәсрәт үсә барды. Камиләнең дәү әнисе авырып китте, шул сәбәпле ул аны карап өйдә утырырга мәҗбүр булды. Әнисе Әлфинур апа да атналар буе эштә югала башлады, фронтка утын әзерлиләр иде алар. Өйдә моңсулык, салкынлык хөкем сөрә. Кыш булганга түгел, ә яраткан әтиләре Нурисламнан хат булмаганга борчулы иде бу йорт.

Камилә белән Булат соңгы очрашудан соң аралашмый башладылар. Элекке күңеллелеген югалткан дәресләрдә дә алар хәзер аерым утыра иделәр. Өйгә кайтыр вакыт җиткәч тә, инде бергә кайтмый башладылар. Тик бу Камилә өчен генә шулай иде. Булат исә аны көн саен диярлек читтән качып кына өенә озата торган булды. Ләкин күңелне алдап булмый шул, алар бер-берен бик юксына иделәр. Мәгәр икесе дә бер-берсенә юл куймыйча, беренче адымны, дуслашу адымын ясарга кыенсыналар иде.

Көн артыннан атна, атна артыннан айлар уза барды. Сугышның да инде ике елы үтеп китте. Моңсу көннәрнең берсендә, дөньяларны ямьләндереп, почтальон кыз Әминә килеп керде.

– Әлфинур апа! Әлфинур апа, хат! Нурислам абыйдан! – Бөтен өйне яңгыратып кычкырды Әминә.

Әлфинур калтыраган куллары белән хатны укырга кереште, барысы да аңа текәлеп хәбәр көтәләр иде. Ана яшьле күзләрен күтәрде, күзләре яшьле булса да, йөзендә аның чиксез елмаю иде:

– Кызым, әтиең исән-сау. Җиңелчә яраланган. Тиздән кайтачак.

Их, белсәгез иде шушы минутта күңелдәге шатлык мизгелләренең ничек ташып акканын?! Соңгы ике елда бу нигездә күңелле хәбәрләр, гомумән, ишетелмәде шул.

Ә тормыш дигәнең Камиләгә тагын бер сынау әзерләп куйган икән. Төнлә Камилә әтисе кайтачак сөенеченнән йокыга китә алмыйча ята иде, берзаман кемдер тәрәзәгә чиертә башлады. Камилә пәрдәне ачып караса – сыйныфташы Ислам тора! Камилә аяк очларына гына басып, урамга ашыкты.

– Ни кирәк? Нишләп йөрисең бу вакытта, Ислам?

– Вакыт юк,тыңла гына! Булат иртәгә сугышка китә. Камиләмне читтән генә күзәтеп йөреп яши алмыйм башка, сугышта, бәлки, берәр нинди файда булыр үземнән, ди. Беләсең бит, хәзер сугышка унсигезең тулмаса да алалар, ә инде үзең теләк белдерсәң, ике куллап. Нәрсә дияргә тиеш идем соң әле…Әй Алла, уйларым чуалды инде!.. Ә! Зинһар өчен, озатырга кил. Ярата ул сине. Үзеңә килеп сүз башларга кыймый ахры. Кирәкмәгән сүзләр әйтеп сине кабат үпкәләтермен, дип уйлый торгандыр. Син бу горур үпкәләшүне җиңә аласың. Мин сине бик яхшы беләм, классташ. Син тиеш аның белән очрашырга. Ишетәсеңме, тиеш! Атла беренче адымыңны! Иманым камил, уйларында гел син, тик сине генә уйлап борчылып яши ул.

– Сугышка?..Тукта, бу – башка сыя алмаслык хәл! Нишләп ул? – дип гаҗәпләнде кичке салкынны да тоймыйча яланаяк торган Камилә.

– Камилә, сүз бир, киләм, диген! Юкса, соңыннан үкенечкә калуы бар. Мин әйткәнне сиздермә инде үзенә, ярыймы?! Арада сүз йөрткән кешене берәү дә өнәми бит. Мин тик яхшы нияттән генә. Бик тә килешеп торасыз бит сез бер-берегезгә. Чын йөрәктән бергә булуыгызны телим. Мин киттем. Иртәгә иртүк Булатларга кил, сау бул! – дип рәшәткә аркылы сикереп, Ислам күздән юк та булды.

Камилә урамда торды. Башында тик Булат һәм татлыдан-татлы мизгелләр генә иде. Күк йөзенә дә бик озак карап торды. Йолдызлардан да Булатының исеме җыела кебек тоелды аңа.

Камилә дәү әнисенең сандыгыннан ниләрдер табып алып, таң атканчы, селкенмичә утырды да утырды.

Әлфинур йокысыннан торганда, Камилә инде киенеп, чыгып китәргә әзерләнгән иде. Камилә әнисенең уянганын күреп, күңелендәген аңлатыр өчен сүзләр эзли башлады.

– Әни… Мин… Теге… Булат бит… – дип мыгырдана башлады кыз.

– Кирәкми, кызым. Мин кичә барысын да ишетеп тордым, төне буе йокламаганыңны да беләм. Кая, күрсәт бүләгеңне, матур булдымы соң? Искиткеч, кызым… Камилә, балам, дөрес эшлисең, бар, кызым, бар. Алла боерган булса, кайтыр. Ходай гашыйкларны аермый ул. Бар, кызым, соңга кала күрмә.

Камилә өйдән ук кебек атылды. Тамагын төер тырмалап тора, аяклары гәүдәсен тотмый кебек. Тик күңелдә әллә нинди рәхәтлек хисе ургый. Менә Булатларның йорты. Йортта ата кулы булмаганлыгы сизелми дә иде, бар җире дә тәртипләп каралган. Менә капка төбендә Суфия апа – Булатның әнисе газиз баласын – улын кочаклап тора. Бер адым. Ике. Менә ул күзләр… Күпме күрешмәгән, тик барыбер онытылмаган, мәхәббәттән оялып та, шашып та бер-берсенә төбәлгән күзләр…

– Камилә?! Син?! – диде.

Аның йөзе кинәт балкып китте, күзләре тагын да нур чәчеп алды. Шушы, алдында басып торучы чын «Фәрештә», чибәр булып үскән зифа буйлы кыздан, җаны-тәне белән өзелеп сөйгән кешесеннән, күзкәйләрен ала алмыйча яна иде егетнең йөрәге.

– Мин, Булат… Булат, кичер мине… Зинһар, – дип пышылдады кыз.

Булат Камиләне кайнар кочагына алды. Кыз оялып читкә тайпылды. Егет аңа бик үзгәргән кебек тоелды. Әйе, ул инде хәзерге мизгелдә чын егет иде. Мәктәп арасында очрашып йөргән оялчан егет, чын мәгънәсендә үзгәреп, олыгаеп киткән иде. Күзләрендә җитдилек барлыкка килгән. Тик шулай да ул барыбер Камиләнең иптәш малае Булат булып кала бирде.

– Булат… Үзем тырышып чиккән кулъяулыкны сиңа дип, мине хәтерләтеп торсын дип алып килдем. Кабул итеп алчы?! Йөрәгең турындагы кесәңдә йөрт, ул, һичшиксез, саклар сине, Аллаһы боерса.

– Камилә, мин дөрес аңлыйммы? Бу. Бу синең… – нәрсә әйтергә дә белмәде егет.

– Әйе, бу минем сиңа вәгъдәмне аңлата, Булат. Соң аңласам да, аңладым. Мин ялгышканмын, әтием китү кайгысыннан кирәкмәгән сүзләр әйтеп үпкәләттем үзеңне. Мин сиңа, дуслыкка караганда да көчлерәк хисләр кичергәнмен икән. Гафу ит мине, зинһар… – диде Камилә, яшьле күзләрен яшереп.

– Әлбәттә, гафу итәм. Камилә, сүз бирәм, мин кайтырмын! Сау бул, озын толымым минем… Көт мине. Хуш, әнием, газизем… – диде дә ашыгып китеп тә барды ул.

Камилә әле озак кына Булат киткән юлга карап торды… Аннан соң яратып очраша торган урыннарына барды. Башында кинәт балачак мизгелләре яңарды, бар әйтелгән сүзләр, кичерелгән хисләр искә төште. Камилә хушыннан язмас өчен чирәмгә утырды. Күккә карады. Ә күктә… күктә һаман да шул ук болытлар… кырда һаман да шул трактор йөри иде. Ә астарак бер нәни кызчык белән малай утыра. Алар башларын югары тотып, бармаклары белән төртә-төртә нәрсәдер турында сөйләшәләр. Әйе… Бу нәни дуслар аларның, бары тик аларның истәлекле дә, бәхетле дә балачакларын хәтерләтә иде.

Дөньяга тагын ямьле яз килде… Табигать үз тормышы белән яши… аның өчен Камиләнең борчулары да, шушы каһәр суккан сугышы да юк иде… Тик Камиләнең күңелендә яшәгән өмет шушы назлы язның һәрвакыттагыча уку елының тәмамлануын гына түгел, ә кара кайгылар китергән сугышның тәмамлануын да алып киләсенә ышана иде.

Чыганак: Ялкын 

Бәйле