Салават Фәтхетдинов: «Бу кызганыч кына түгел, куркыныч…» [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Халык артисты Салават Фәтхетдинов оныгы Җәннәт турында сөйләгәндә үзләренең өйләрендә булган кызганыч вакыйга турында искә алды.

«Оныгым Җәннәткә 3 яшьләр тирәсе. Ул бисмилласыз авызына ризык та капмый. Бер кызганыч хәл турында сөйлим әле. Безнең өйдә булган хәл. Бер дустымның оныгы бездә ашаган да, пешерүчедән: «Бик тәмле булган, нәрсә белән пешердегез», дип сораган. «Бисмилла белән пешердек», дип җавап кайтаргач, өйдәгеләреннән бисмилла салып пешерегез дип сораган икән. Бу кызганыч кына түгел, куркыныч хәл. Бала тәрбиясе белән әти-әни шөгыльләнергә тиеш», — ди җырчы.

Бәйле