Ике яшьлек кыз балалар бакчасында вафат була

-- Лейла

Әстерхан өлкәсенең Камызык шәһәрендәге балалар бакчасында ике яшьлек кыз вафат булган, дип хәбәр ителә төбәк буенча Тикшерү комитеты Идарәсе сайтында.

ТАСС аныклап узганча, бала йоклаганда вафат булган. Балалар бакчасында тәрбияләнүче кыз 9 декабрьдә вафат булды. Баланың үлүе факты буенча тикшерү билгеләнгән, кызның үлеменең сәбәпләре ачыклана.

 

Чыганак: sledcom
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий