“Мин сезне бик көтәм»: Башкортстанда ир югалган хатынын һәм кызын эзли

-- Лейла

Югары Стәрле авылында яшәүче 31 яшьлек Рифат Исмәгыйлов югалган хатынын һәм 3 яшьлек кызын бер айга якын эзли. 15 ноябрьдә Рушана иреннән китә. Хәзер ир-атның хатыны һәм кызы белән бернинди элемтәсе юк.

Рифат «Комсомольская правда» корреспондентларына соңгы вакытта гаиләдә конфликтлар һәм ызгышлар еш булуын хәбәр итте. Күрәсең, бу  Рушананың югалуына сәбәп булгандыр. Ир-ат кызы белән күрешергә тели, аны әби белән бабайсы да сагыналар.

ММЧ аша Рушат хатынына контактка чыгу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Ир низагларны хәл итәргә, компромисслар эзләргә әзер. Ә иң мөһиме-кызын  урлап китәргә җыенмый, ә кайчагында гына булса да аның белән очрашырга тели.

Чыганак: bash.news

Бәйле