Үги әтисе үтерүеннән качып исән калган малай турында яңалык бар

-- Alfia

 9 декабрь Татарстанның Менделеевск районында үги әтисеннән качып исән калган 12 яшьлек малайны хастаханәдән чыгарганнар. Моның турында «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Бала хастаханәдән сәламәтлеге канәгатьләнерлек хәлдә чыгарылды. Аны үз әтисе алып китте», — диделәр ведомствода.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, фаҗига 3 декабрьдә төнлә Менделеевскидагы йортларның берсендә булган. Ир-ат элеккеге хатынын, ике яшьлек баласын һәм 19 яшьлек үги улын пычак белән яралап үтергән. Хатын-кызның 12 яшьлек улы качып котыла алган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

Бәйле