Чаллыда ике яшьлек улын үтергән һәм алты яшьлек малаен яралаган хатынның тикшерү изоляторында булу вакытын озайттылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«Суд тикшерүченең Альбина Исмәгыйлеваның сак астында булу вакытын 2020 елның 7 мартына кадәр озайту турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Гаепләнүченең сәламәтлеге яхшы. Тикшерү гамәлләрендә катнаша ала», — дип ачыклык кертте Тикшерү комитеты вәкиле.
Альбина Исмәгыйлевага шулай ук психолог-психиатр экспертизасы билгеләнүе дә мәгълүм булды.
«Татар-информ» агентлыгы 7 октябрьдә Чаллының 59нчы комплексындагы йортларның берсендә 32 яшьлек хатын-кызның ике яшьлек улын пычак белән суеп үтерүе, алты яшьлек малаен яралавы, соңыннан үз-үзенә кул салырга омтылуы хакында хәбәр иткән иде.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar