«Татар җыры»на 20! Ниләр көтелә?

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

12 декабрь Казанда «Татар җыры»ның 20 еллык тамашасына багышланган матбугат очрашуы узды. Әлеге тамашада нәрәләр көтелә соң?

Хәмдүнә Тимергалиева, халык артисты Гүзәл Уразованың «Татнефть-Арена»на, Мәскәүнең Кремль сараенда концертлар оештыруына сокланабыз, «Татар җыры»да «Татнефть-Арена»да узсын, күбрәк кеше карый алачак диюенә, «Барс-Медиа»дан башка Гүзәл хәзерге Гүзәл булмас иде дип, «Барс»ларга рәхмәтләрен яудырды. Гүзәл Уразова да аларга рәхмәтен әйтте, әмма аңлашырлык итеп, бүгенге дәрәҗәгә үз тырышлыгы белән үсүен белдерде. Чыннан да, «Барс»ларда җырчылар күп, ә үз тырышлыгы белән аның кебек Мәскәү, Уфа, Казан ареналарында концерт куя алучылар әлегә юк бит.

Ни гаҗәп, Elvin Grey бу чарада бик тыныч утырды, үзе дә Татар Тудейга быелгы юбилей «Татар җырын»да үзен тыйнак, тыныч кына тотачагын әйтте.

«Татар җыры-2019» фестиваленең баш режиссеры Лина Гарифуллина быел тамашачыны хискә күмәчәкбез дип вәгъдә итте.

"Барс-Медиа" - Давид Аветисян фотолары

Бәйле