Бергә күпме яшәсәң дә, кешене ахыргача белеп бетермисең икән. Яшьтән өйләнешеп, күпме авырлыклар аша бергә үткән иремне мин яттан беләм дип уйлый идем. 25 ел бергә яшәгәннән соң, күз карашы белән генә аңлаша идек. Кайтып керүенә үк аңлый идем: көне әйбәт узганмы, начаррак булганмы, ашыйсы киләме, эчәсе киләме – күз төшереп алу җитә иде.
Безгә Ходай баланы бик жәлләп кенә бирде. Ирем белән бердәнбер малайны гына үстердек. Бүтән тапмыйм дип тә яшәмәдек, тик нишләптер шул малайдан соң балага узмадым. Артык кайгырмаганбыздыр да инде, тикшеренеп, икенчегә узарга дип, бернинди дарулар да эчкәнем булмады. Шул малай дип яшәдек инде. Ул мәктәпкә керәсе елны буш җирдә йорт сала башладык. Беренче елны нигезен салып калдырдык. Аннары соң күтәрә башладык. Ул йортны бик озак, бик интегеп салдык без – сигез елга сузылды.
“Малай армиягә киткәнче салып чыгарга иде инде”, – дип сөйләшә башладык хәтта. Тиз генә салып чыгарга акчасы юк иде бит аның. Йорның күпчелек өлешен ир белән икәү эшләгәнбездер. Мин күтәрә алсам, бүрәнәләрне дә икебез генә күтәрә идек. Ул бер яктан тота, мин икенчесеннән ябышам.
Минем хәлдән килмәсә, туганнарны өмәгә дәшә идек. Шулай итеп салып чыккан йорт булды ул безнең. Мин хәзер дә шушы йортта яшим. Бик бәрәкәтле, әйбәт йорт булды ул безнең. Малай шушыннан армиягә китте, шушы йортта шау-гөр килеп туй ясадык, килен төшердек. Вакыты җиткәч, оныкны алып кайттылар. Онык беренче мунчаларын да бездә керде, Аллага шөкер. Дөньябыз түгәрәк иде.
Әмма өстән кайчан башыңа китереп сугачакларын кеше белми шул. Яшисең-яшисең, бар да әйбәт кенә бара. Ә көннәрдән бер көнне шул матур дөньяң җимерелә дә, караңгылык кына кала. Без – малаебызны, килен – ирен, оныгыбыз әтисен югалтты. Менә шундый зур кайгы кичердек без. Хәсрәт һәрвакыт кисәк була торгандыр инде ул, әзер торыгыз дип алдан әйтеп йөрми бит. Шуңа да кешеләр кайгылардан сыгыла. Без дә шулай булдык. Шул кайгыларда кешеләрнең сыналганын да тора-бара аңладым.
Малаебыздан соң ел ярымлап вакыт кына узган иде, ирем башка бер хатынга чыгып китте. Миңа – 54, иргә 58, ә теге хатынга 45 кенә булган. Малай исән чагында ирнең башкалар белән йөргәнен ишеткәнем юк иде. Яшәгәндә андый нәрсә булмады. Бик яшеренеп йөрсә дә, барыбер бер беленер иде инде андый нәрсә. Малайдан соң йөри башлаган ул. Малайдан соң мин беткән идем бит. Берни күрмәдем, елмаеп карамадым, шәүлә сыман йөрдем дә, йөрдем генә. Ә аңа андый шәүлә кирәкмәгәндер инде. Аңа шундый чакта да күңел күтәренкелеге, елмаешып-көлешеп кенә барган тормыш кирәк булгандыр.
Чынбарлыктагы ачы хәсрәттән рәхәт эзләп качты. Кайгыны күрмәмешкә салышты. Ул көннәрдә ничек исән калганмындыр инде мин, белмим. Килен белән, онык белән бергәләп, бер-беребез өчен дип, тормышка кайта башлагынмындыр. Ике тапкыр ятып чыгарга туры килде, депрессия бик яман нәрсә икән ул. Аның тырнагына бер эләксәң, ычкынулары нык авыр. Депрессия – ул кәеф юклыгы, төшенкелек кенә түгел. Кайбер кешеләр депрессияне көлеп кенә сөйлиләр: ә-ә-әй, безнең аңа вакыт юк, эш күп, барысына да өлгерергә кирәк, дип сөйлиләр. Эш бөтен кешенеке дә күп инде ул.
Депрессия аңа карап тормый. Күрәчәгең булмасын дип теләргә кирәк. Дәваланып ятканда әллә нинди кешеләрне, әллә нинди хәлләрне беләсең дә, үзеңнеке белән чагыштырасың. Һәркемгә үзенең кайгысы гына кайгы сыман тоела. Аны кичерә белергә, шул кайгыны чәйнәп йотып, алга таба яшәргә көч табарга тырышырга кирәк. Яшәргә көч таба алмыйсың икән, үләсең генә. Кызганычка каршы, андыйлар да бар. Ишетеп кенә түгел, үз күзләрем белән күргәнгә айнып киткәндәй булдым.
Бер хатыннан соң кызы акылыннан шаша-шаша елады ул вакытта. Без килен белән, онык белән бик әйбәт мөнәсәбәттә булганга, мин аларны уйладым. “Әтисе дә юк, бабасы да китте. Мин дә булмасам, ул нишләр соң?” – дип, үз-үземә яшәргә көч эзли башладым. Килен дә нык ярдәм итте, туганнар да булышты. Хәзер бар да артта инде, бу хәлләрне башкаларга гыйбрәт булсын дип кенә сөйләвем. Тормыш булгач, барысына да әзер булып торырга кирәктер. Ни генә булмасын, бирешмәскә кирәк. Онык та үсеп килә хәзер. Җәй буе миндә булды. Киленем дә үземнең кызым төсле якын.
Шалтыратышыбыз да, кайта да. Кияүгә чык, үзең генә калма дип әйтәм мин аңа. Оныкка үлгәнче ярдәм итеп яшәрмен дим. Ирем генә юк булды шул. Ул янымда булса, бергә-бергә җиңелрәк булыр иде дә бит, авырлыктан качты. Терәк була алмады. Уйлыйм да, бигрәк мескен кеше булган икән дим мин аны. Мескен кеше генә гаиләсенә килгән авырлыктан чыгып кача ала. Көчле кеше проблемадан качмый, ул аны ничек тә хәл итәргә тырыша, янда булуы белән генә дә көч бирә. Шулкадәр гомер бергә яшәп тә, ирнең кем икәнен белмәгәнмен. Ә белер өчен әнә күпме кичерергә туры килде.
Рәмилә И., Казанга якын район
Мәгълүмат: beznen_avil