«Полиция хезмәткәрләре көчләү белән янады…» — Башкортстанда коточкыч хәл

-- Alfia

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Владислав хокук сакчыларының үзен ничек газаплаулары турында сөйләгән.

Ир билгеләвенчә, 25 ноябрьдә аның ишегенә шакыйлар. Ул ачмый. Берникадәр вакыттан урамга чыккач, аны полиция хезмәткәрләре эләктереп ала һәм эчке эшләр бүлегенә алып китә. Ирнең телефонын алалар һәм автомобильгә ут төртүдә гаебен тануны таләп итәләр.

«Минем бу эшкә катнашлыгым юклыгын аңлатырга тырыштым, тыңламадылар. Эчемә суккач, идәнгә егылдым. Аякларымны бәйләп кыйнадылар һәм бертуктаусыз сораулар бирделәр. Аннары чалбарларын төшереп, көчләү белән янадылар», — ди ул.

Әлеге вакытта тикшерү дәвам итә.

 

Мәгълүмат һәм фото: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле