Әлмәт пенсионерларын бик оста талаганнар

-- Alfia

Әлмәт полиция бүлеге хезмәткәрләре күп тапкыр караклык гамәлләрен кылуда шикләнүче Краснодар краенда туып-үскән 43 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Хатын-кызның җинаять кылу буенча билгеле бер схемасы булмый, ул ситуациягә карап эш итә торган була.

Кайвакытта ул  үзен социаль яклау хезмәткәре буларак таныштырып үз ярдәмен тәкъдим иткән. Ә кемгәдер кереп, бер стакан су сораган. Хуҗабикә аның үтенечен үтәгән арада,  өйдәге  акча һәм алтын бизәнү әйберләрен урлый торган булган. Полиция  бигеләгәнчә, тоткарланучы караклык һәм талау өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

Зыян күрүчеләрнең берсе белән ханым автобус тукталышында таныша. Ул 80 яшьлек пенсионер ханымга аннан иске мендәр сатып алырга тәкъдим итә. Өлкән яшьтәге ханым аны өенә чакыра. Аферистка пенсионер ханымны  алтын бизәнү әйберләрен  һәм акчаларын  калай банкага салырга куша. Бөгәрләнгән купюраларны күреп, карак хатын аларны һичшиксез алыштырырга кирәк, дип белдергән. Банкнотаны һәм өч литрлы банкны алып ул, янәсе, бал сатып алу һәм акчаны алыштырырга киткән.  Беркатлы пенсионер ханым кунакны берничә сәгать көткән. Шуннан соң ул бизәнү әйберләре булган калай банкның югалуын ачыклый.  Гомуми зыян 15 мең сум тәшкил иткән.

Икенче корбанын ул урамда очрата. Бу очракта ул  үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра һәм Өлкәннәр көне уңаеннан барлык пенсионерларга 3000әр сум акча таратуын хәбәр итә. Зыян күрүченең үзе белән паспортлары булмау сәбәпле алар аның  өенә баралар. Фатирга кергәч  карак хатын  пакетны эштә онытып калдырганга күрә  5000 сум акча сорый.   Ул пенсионерны акчаларны ваклап аңа бөтен сумманы алып киләчәк,  дип ышандыра. Пенсионер ханым аңа акчасын  бирә. Соңрак ул үзенең  корбан булуын аңлый.

Оператив-эзләү чаралары вакытында шикләнелүчене Оренбургта тоткарлыйлар. Хәзер полици яхезмәткәрләре  аның шундый ук җинаятьләргә катнашуын ачыклый. Тикшерүчеләр «караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Мәгълүмат: almet-rt.ru

Бәйле