Татарстан табибы тән тиресен тәрбияләү өчен киңәшләр бирде

-- Alfia

Түбән Кама дерматовенерологы Полина Ильина сизгер тирене тәрбияләү турында киңәшләр бирде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Көзен һәм кышын атопик дерматит һәм экзема белән авыручы кешеләрнең күбесендә авыруның кискенләшүе күзәтелә. Бу хроник авырулар, алар тулысынча дәваланмый, әмма пациент авыруны контрольдә тота һәм кискенләшүләрне булдырмый кала ала.

Тиредә аллергия авырулары булганда, аның катламнарында ялкынсыну процессы бара, шул вакытта тирене тәрбияләү кирәк. Атопик дерматит һәм экзема вакытында ялкынсыну процессы тышкы яктан үзгәрмәгән тире катламнарында да барлыкка килә.

Кискенләшүне сезон алмашынуы, стресс яки аллергеннар йогынтысы китереп чыгарырга мөмкин. Бу чорда дәвалау һәм тәрбияләү өчен башта табибка мөрәҗәгать итү хәерле. Кискенләшү үткәч, тире артыннан карауны туктатырга кирәкми — шулай сез ремиссияне озайта алачаксыз, диелә хәбәрдә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле