«Энемне үтердем дә, тураклап, бәдрәфкә ыргыттым»

-- Лейла
Ике ел элек Ленинград өлкәсендә кылынган җинаятьтә Салават шәһәре кешесе гаепле булып чыкты.

Моннан ике ел элек Ленинград өлкәсенең кечкенә генә бистәсендә 32 яшьлек бер ир үтерелә. Җинаятьче ике ел узгач кына тотыла. Үтерүче, гаебен танып, полициягә үзе килә.
2017 елның маенда “Лиза Алерт” эзләү-коткару отряды волонтерлары Ленинград өлкәсендә Мурино шәһәрчегендә юкка чыккан Эмильне эзләүдә катнашалар. Ирнең икетуган абыйсы Артем аны соңгы тапкыр 25 майда күрүен, шуннан соң хәбәрсез югалуын әйтә. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә эзләүләр уңышка китерми, ә гариза бирүче үзе Башкортстанның Салават шәһәреннән була, ул шунда кайтып китә.

Һәм бу вакыйгага ике ел үткәч ул тикшерүчеләр янына килеп, энесен үзе үтерүен, аннары мәетен тураклап, бәдрәфтә һәм буада батыруын сөйләп бирә. Ачыклануынча, майда Артем Муринога энесе янына кунакка килгән. Ул көнне ир-атлар иртәдән бирле аракы эчә, ә кичкә дәртле әңгәмәләр җәнҗалга әверелә. Артем туганының беркайда да эшләмәвенә, гел генә хәмергә акча соравына ачулана.

Аннары ул йокларга ята, кинәт уянып китсә, баш очында чүкеч тоткан энесе торуын күрә (соңрак күрсәтмәләрдә Артем энесенең кувалдага егылып башын үзе тишүен әйтә). Чүкечне һөҗүм итүче кулыннан тартып алып, аның үзенә тондыра, ә тегесе үлгәч, мәетен ваннага алып кереп, тураклый башлый. Иң элек зажигалка белән аяк табанын яндырып карап, ирнең чыннан да үле булуына инана. Аннары кухнядан пычак алып керә һәм яраткан энесенең җәсәден бүлгәли, эчке органнарын алып унитазга төшерә башлый.

“Унитаз тыгылгач, гәүдәне тагы да ваграк кисәкләргә турарга туры килде. Ярты сәгать умыртка баганасыннан башын өзә алмый интектем. Болгаркадан файдаландым”, — дип, җинаятенең шаккатыргыч нечкәлекләре белән уртаклаша Артем күрсәтмә биргәндә.
Тәннең бер өлешен якындагы сулыкта батыргач, ул берничә көн көтеп тора да, энесенең югалуы турында гариза яза, ә соңрак шик тудырмас өчен, Салаватына кайтып китә һәм тына.
Шунысы гаҗәп, күпмедер вакыт узгач, кылган гамәлләре өчен ирне намусы җәфалый башлый. Ә бервакыт наркотик кулланганнан соң, ул үзенең җенес органын кисә һәм күп кан югалтудан чак үлми кала. “Ашыгыч ярдәм” табиблары аны коткарырга өлгерә.

Куркыныч серне Артем ике ел буена саклый, тик быел 4 декабрьдә түзә алмый һәм урындагы Тикшерү комитетына бара. Анда үзенең гаебен таный һәм җинаятенең бөтен коточкыч нечкәлекләрен сөйләп бирә. Аннары Артемны конвой астында җинаять кылынган Ленинград өлкәсенә алып китәләр.

“КП-Уфа” хәбәрчеләре Артемның танышлары белән сөйләшкән: алар егетнең информатика факультетын тәмамлавын, һәрчак яхшы һәм шат күңелле булуын әйткән.
— Ачык, позитив кеше, һәрвакыт компаниянең уртасында булды. Күп белә иде, бары тик “бишле” билгеләренә генә укыды, — дип сөйләгән аның элекке бер төркемдәше. — Университетны тәмамлаганнан соң юлларыбыз аерылды, без әллә ни аралашмадык. Бу коточкыч хәл, әлбәттә. Беребез дә аннан мондыйны көтмәгән идек…

Артемның социаль челтәрдәге битендә психиатрлар өчен тулы анамнез бар. Мавыгулар арасында — үз концептуаль автомобилен булдыру, Америкада булу һәм гомер буе сәяхәт итү турында хыяллар. Кинода “вампирлар булган сыйфатлы канлы триллерлар”га өстенлек бирелгән. Яраткан уеннары — “адреналин кайнасын өчен рольле уеннар”.

“Уем гел ниндидер яңалык, билгесез, хәтта экстремаль хәлләр эзләүдә”, — дип яза Артем. Энесен тураклап үтерүне дә ул “экстремаль мавыгу” дип кабул иткән, күрәсең, тик моны психолог-психиатрия экспертизасы барышында белгечләр ачыклаячак.

Мәрхүмгә килгәндә, Муринодагы тормышы турында әлегә берни дә билгеле түгел диярлек. Танышлары бүгенге көнгә кадәр аның инде күптәннән үле булуын да белми.

— Ул әле дә эзләүдә, дип уйладым… Башыма сыймый. Аның турында нәрсә әйтә алам: элек эшли иде, нормаль, адекват, ачык, ихлас кеше иде. Сирәк кенә эчкәләде, әмма “запой”га киткәнен күргәнебез булмады, — дип уртаклаша бер танышы. — Бу коточкыч хәлгә ышана алмыйм.

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле