Cиноптиклар кисәтә: машина йөртүчеләр сак булыгыз

-- Лейла

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә: бүген төнлә һәм иртәгә республикада томан көтелә. Юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы булырга өндиләр.

Бүген, 13 декабрь, төнлә республикада 10 градуска кадәр салкын көтелә, иртәгә, 14 декабрь, көндез термометр баганалары -7 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми.

Якшәмбе көнне Татарстанда урыны белән кар явачак, һава температурасы көндез 3 градус салкын, төнлә -8 градус.

Чыганак: prokazan

Бәйле