Хәмдүнә Тимергалиева Фирдүс Тямаевка бәйләнгән «Татар җыры» очрашуында ниләр булды? Гүзәл Уразова белән Элвин Грейдан ни көтәргә? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген // Алсу Әхмәт //

«Татар җыры” фестиваленең юбилее — 20 еллыгы. Казанда узачак “Татар җыры”ның гала-концертына багышланган мәгълүмат конференциясендә, тамашачыны нәрсә көтәчәге турында сөйләделәр. Оештыручылар фестивальның узган елдагылардан аермалы булачагын вәгъдә итә. Билетлар бәясе 4 мең 500 дән башлап 8 мең 900гә кадәр. Журналистлар белән узган әлеге очрашу, халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның популяр җырчы Фирдүс Тямаевка шелтә белдерүе белән истә калды.

 “Татар җыры”ның юбилей тамашасының баш режиссеры Мәскәүдән килгән Лина Гарифуллина. Сүз уңаеннан, Гарифуллина, күп кешегә “Фабрика звезд” проекты белән таныш.

“Барабан тавышларына «Ура! Ура!» дип кычкырулар белән түгел, ә тамашачы хискә бирелерлек бер теманы сакларга тырыштык. Быелгы юбилей тамаша белән халыкны хискә юнәлдерергә телибез», диде ул.

“Барс-Медиа” компаниялар төркеменең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев “Татар җырында” яңгыраячак җырлар ничек сайланып алына дигән сорауга җавап бирде: «Татар җыры”на иң матур, тамашачы яраткан җырлар эләгә. Җырларның популярлыгы халык тарафыннан күпме каралган, тыңланганы аша билгеләнә” . 21 декабрь Пирамида концертлар залында узачак “Татар җыры” фестивалендә Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова да канашмаячагы билгеле булды. Камил Гәрәев сүзләренчә, Фирдүс әлеге юбилей тамашага чакырылган булган.

“Фирдүскә килгәндә, ул бүгенге көндә бик популяр җырчы, без аңа карата бик әйбәт карашта. Чынлыкта без аны үз фестивалебезгә чакырдык, ләкин, без аңлыйбыз, һәр артистның ел дәвамында планлаштырылган эше бар. Аңа уңышлар телибез һәм аның белән башкарыр эшләребез алда әле дип уйлыйбыз», дип белдерде Камил әфәнде.

Спикерлар арасында булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева Тямаевның катнашмавына карата үз фикерен белдерергә ашыкты.

“Татар җырының” үткәрелүе инде әллә кайчан билгеле. Гастрольләр графигын ул бит үзе карый. Аны чакырганнар, ни өчен ул шушы көнне үз концертын куярга тиеш? Бер көн буш калдырсын иде. Безнең артистларыбыз әз генә популярлашты дисә — югары менәләр. Фән Вәлиәхмәтовка, бигрәк зур булып китәләр артистларыбыз әз генә популярлашса, дигәч: “Ник буш башак өскә карап тора инде ул”, диде. Аңладыгызмы? Тулысы аска карап тора. Шуңа күрә, бер көн буш калдырырга була иде Фирдүс Тямаевка”, диде ул.

Хәмдүнә апа, халык артисты Гүзәл Уразованың «Татнефть-Арена»да, Мәскәүнең Кремль сараенда концертлар оештыруына Татар Тудейның сокланабыз, быелгы «Татар җыры» да «Татнефть-Арена»да узсын иде, күбрәк кеше карый алачак диюенә, «Барс-Медиа»дан башка Гүзәл хәзерге Гүзәл булмас иде», дип «Барс»ларга рәхмәтләрен яудырды. Гүзәл Уразова да аларга рәхмәтен әйтте, әмма аңлашырлык итеп, бүгенге югарылыкка үзенең һәм төркеменең тырышлыгы белән үсүен белдерде.

Ни гаҗәп, соңгы ике елда татар эстрадасында булган конфликт очракларында күренгән популяр җырчы Elvin Grey, быелгы юбилей “Татар җыры”нда үзен тыйнак, тыныч кына тотачагын әйтте

“Быел без тыныч кына яшибез. Булган конфликтлар да махсус уйланып эшләнмәгән бит. Быел без елмаеп, шом гына сәхнәгә чыгып җырлаячакбыз”, дип елмайды Элвин.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова да быелгы фестивальнең дәрәҗәсен шау-шулар куптарып төшерергә ярамый дигән фикердә иде.

“Дөрестән дә, булган конфликтлар очраклы рәвештә килеп чыккан. Алар онытылгандыр инде. “Татар җыры” — дәрәҗәле тамаша, шау-шу куптарып йөри торган җир түгел. Бөтен илдән килгән тамашачы матурлык, зәвык күреп татар җырын тыңлап кайтып китәргә тиеш. Һәм популяр артист үзенең иң популяр җырын башкарса — бу тамашачы өчен иң зур бүләк булачактыр”, дип белдерде Татар Тудей соравына Гүзәл.

Гүзәл Уразова шулай ук фестивальдә башкарачак номерының серләрен  ачты: “Булачак тамашада мине яңа образда күрсәтергә телиләр. Мин режиссерларны аңлыйм, алар ниндидер яңалык кертергә тели фестивальнең гала-концертына. Минем номерга килгәндә, анда бик күп кеше катнашачагы турында әйтә алам. Һәм бу юлы мин беренче бүлектә чыгыш ясаячакмын”, диде ул безгә.

Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, “Татар җыры” тамашасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та, республикабызның беренче президенты Миңтимер Шәймиев тә булачак.

Бәйле