Элвин Грей нигә «Атай» җырын җырламый? «Мин үлгәчме?» — Рәхимә «әбисе» үпкәләгән? [видео]

-- Лейла
//Татар Тудей//Татар Бүген//Алсу Әхмәт//


Декабрь уртасында Казанда популяр җырчы, Башкортстанның аказанган артисты Elvin Grey (Радик Юльякшин) концертлары үтеп китте. Тамаша Пирамида күңел ачу үзәгендә үтте, гадәттәгечә залда алма төшәрлек урын да булмады. Яшьләр дә, олылар да рәхәтләнеп җырлап, биеп, яраткан җырчысы белән аралашып күңел ачты.

Тамашачы залында яшьләр белән беррәттән иң актив үзен тотучы, Elvin Grey, үзен “әбием” дип йөрткән Рәхимә апай да бар иде. Рәхимә Вәлиуллина сәхнәгә менеп җырчыга чәчәк бәйләме тапшырды һәм “Атай” дигән җырны ни сәбәпле башкармавы турында кызыксынды. Elvin Grey аранжировканы тәмамлагач концерт программасына кертәм дип аклана башлагач, Рәхимә апай “Кайчан? Мин үлгәчме?” дип җырчыны сүзсез калдырды.

Elvin Grey концертлары гадәттә гади тамаша кебек үк үтми, тамашачының урыннарыннан торып басып биеп торуы-гадәти күренеш. Мондый күренеш концертка беренче килгәннәр өчен баштан сәер күренсә дә, бераздан алар да калганнарга кушылырга тырышты.

Энҗе Зиннурованың Elvin Grey концертына беренче килүе. Мондый тамашаны күргән юк иде әле дип уртаклашты ул.

“Күптәннән аның концертына барасым килгән иде. Ниһаять насыйп булды. “Кияүгә” җырын бик көткән идем, ләкин бу юлы ул аны җырламады. Мондый тамашаны беренче тапкыр күрәм. Аеруча Elvin Greyның халык белән аралашуы, биетеп җырлатуы ошады”, диде Энҗе Татар Тудейга.

Концерт тәнәфессез өч сәгатькә якын вакытка сыешты. Концертта шулай ук җырчы Иркә, Рената Тей, Руслан Амурус, Вилли, Ябай Малай да үз чыгышлары белән тамашачыны сөендерде. Халык «Пирамида» залында ук бар янына килеп төрле эчемлекләр, җиңелчә ашамлыклар да алып утырды. Тамашадан соң бер төркем җанатар җырчының чыгуын көтеп торса да, Elvin Grey чыкмады. Аның урынына төркемдә катнашучы музыкантлар чыкты, япь-яшь кызлар алар белән дә фотога төшәргә бик риза булды.

Элвинның 30 яшьлек юбилей концертыннан Данир Сабиров белән кызык мизгел.

 

Бәйле