Өй иясе ярдәм иткәнме?

Гүзәл ҺАДЫЕВА Уфаның икенче Татар якшәмбе мәктәбендә белем ала. Журналистика дәресләренә бик теләп йөри. Әле аңа 13 яшь кенә булса да, ул хәтта Өй иясе белән дә очрашырга өлгергән. Өй иясе аларның гаиләләренә акчаларын карактан саклап калырга  ярдәм иткән. Сүзне Гүзәлнең үзенә бирик.

Безнең өйдә шундый гадәт: әнием эштән кайтып керү белән сумкасын ишек төбендәге киштәгә куя. Анда ачкычлар, акча янчыгы һәм башка шундый кирәк-яраклар. Кибеткә яки эшкә чыгып киткәндә бик уңайлы – бөтен нәрсә кул астында гына.

Шимбә көнне әнием балконнан кипкән керләрне алып кереп, үтүкләргә тотынды. Мин залда өй эшләрен эшләп утырам. Берзаман бик ачы итеп ишек шыгырдады. Гадәттә, ул бөтенләй шыгырдамый, чөнки күгәннәре яхшылап майлап куелган.

Аптырап, әнием йөгереп ишек төбенә чыкты. Мин дә аның артыннан атылдым. Ни күрик, кыскарак кына буйлы, кара күн курткадагы бер егет әниемнең сумкасында актарына!

Безне күреп, ул акча янчыгын эләктерде дә подъездга атылды. Без аның артыннан. Әнием кычкыра-кычкыра халаттан һәм яланаяк килеш җилдерә генә! Баскычтан төшкәндә,  карак бер урында абынып егылды. Ул аягына баскан арада әнием аны куып җитеп, җилкәсеннән эләктергән иде инде. Карак качып котыла алмавын аңлап, борылды һәм әниемнең йөзенә акча янчыгын томырды. Үзе подъезд ишегеннән чыгып чапты.

Безнең Татар якшәмбе мәктәбендә фольклор дәресләре үтә. Анда укытучыбыз төрле Шүрәлеләр, Су аналары, Дию пәриләре һәм башкалар турында сөйли. Өй иясенең ярдәмчеллеге, кешеләрне төрле авыр хәлләрдән коткаруы турында да ул сөйләгән иде. Һәм Өй иясенең һәр йортта да яшәвен әйткән иде. Әле уйлап утырам: мәңге шыгырдамаган ишек карак кергәч ничек шыгырдап ачылырга булды икән? Һич шигем юк: шул рәвешле, Өй иясе йбезне кисәткән булырга тиеш!

Соңыннан ул ишекне кат-кат ачып та, ябып та карадым. Юк, шыгырдамый, май ашаган песидәй тавышсыз гына йөри! Менә шул.

Автор: Илдус Фазлетдинов

Бәйле