Түбән Новгородта ана үле кызы белән фатирда 10 көн үткәрә

-- Лейла

Хатын баласын җирләүдән баш тарта. Түбән Новгород үзәгендә хатын-кыз үле кызы гәүдәсе белән фатирда 10 көн үткәргән.

Кыз 30 ноябрьдә үк вафат була. Әнисе баласын җирләүдән баш тарта. Күршеләре коточкыч искә зарлана һәм полиция чакырта. Әнисе ни өчен мәрхүм кызны җирләми, дигән сорауга ул кызын, чит планетада яшәүчеләр урлаган, тик мәетен калдырган, дип җавап бирә.

Кыз тәрәзәдән 30 ноябрь көнне үк егылып төшкән, тән дә күмелмәгән— ул фатирда булган. Аны моргка алып киттәләр, кирәкле барлык процедураларны башкаралар, шуннан соң өенә кайтаралар.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле