Сукыр кызны кафедан куып чыгаралар

-- Лейла

Уфада яшәүче тома сукыр Ксения Миңлебаева, беренче төркем инвалиды, Калинин районындагы сәүдә нокталарының берсендә шаурма ашый алмаган.

Аны сукырларны озатып йөртергә махсус өйрәтелгән эт аркасында бинага кертмәгәннәр. Ксения сүзләренә караганда, сатучы аның чыгып китүен таләп иткән, кыз каршы төшкәч, Росгвардия хезмәткәрләрен чакырткан.
– Мин еш кына бирегә йөрим, монда мине беләләр, бу юлы, күрәсең, яңа хезмәткәр эшләгәндер. Мин этемнән башка бөтенләй йөри алмым бит, – ди Ксения.

Ул хәбәр иткәнчә, Росгвардия хезмәткәрләре документларнын сораган. Аларны ул йортыннан алып килеп күрсәтергә мәҗбүр булган.

Ксения башкача бу кафега килмәскә булган. Өстәвенә, кыз үз хокукларын яклау өчен республика прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә ниятли, дип яза “Кызыл таң”.

Бәйле