Казанда ике чит ил машинасы янды. Янгын чыгуның сәбәбе нидә?

-- Alfia

16 декабрьгә каршы төндә Казанда кыйммәтле ике чит ил машинасы янган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген төнлә Казанның «Урман шәһәрчеге» торак комплексында берьюлы ике чит ил машинасы — «Мазда 6» һәм «Мерседес» янды. Янгын япон җиңел машинасын тулысынча юкка чыгарган. «Мерседес» автомобиленә нык зыян килгән — аның бамперы, багажнигы һәм арткы канатлары эреп төшкән.

«Янгын мәйданы 3,5 квадрат метрны тәшкил итте. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәде», — диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий