Мәскәүдә тетрәндергеч хәл: энә йотудан баланың гомере өзелә

-- Alfia

 Мәскәүдә җан тетрәндергеч хәл. Бала урындыкка басып менеп, шифоньер өстендә торган энәләрне алган.  Аларның берсен ул йоткан булган.

Бала төне буе елап чыккан. Икенче көнне әнисе аны дәваханәгә алып барган. Табиблар тикшерүләр үткәргәннән соң, бала эчендә энә булуын ачыклаган. Аңа операция ясаганнар, әмма сабый, өч көн реанимациядә яткач, кичә комага китеп, 17 декабрь иртән үлгән.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

 

Бәйле