Минзәләдә ике кыз һәм бер егет утырган машина боз астына төшеп киткән

-- Alfia

Минзәләдә ике кыз һәм бер егет утырган «Нива» машинасы боз астына төшеп киткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

17 декабрь иртән өч кеше утырган автомобиль ярдан 300 метр ераклыкта елгада боз астына төшеп киткән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр килде. Фаҗига урынына Минзәлә янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре, Чаллы коткаручылары һәм полицейскийлар барды.

Егет һәм ике кызның автомобильдән үзләре чыккан. Аларны туганнары өйләренә кайтарып куйган. Машина метр ярымга якын тирәнлектә су эчендә калган.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий