Филүс Каһиров нигә «Болгар радиосы» концертларында, «Милли премия»дә катнашмый әллә катнаштырмыйлар?

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

14 декабрь Казанның Пирамида залында «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы үтте. Бу чарада Филүс Каһиров катнашмады. Моның сәбәбен белер өчен, Татар Тудей җырчы һәм “Болгар радиосы” белән элемтәгә керде.

– Филүс, нигә «Болгар радиосы»ның милли музыкаль премиясендә катнашмадыгыз? Ялгышмасак, «Болгар радиосы» оештырган быелгы концертларда гомумән күренмәдегез, ТНВның Яңа ел бәйрәме тамашасы төшерүләрендә дә булмадыгыз кебек?

“Болгар радиосы” премиясенә, дөресен генә әйткәндә, белмим, ни өчен чакырмаганнардыр. Ул көнне мин катнаша ала идем. Ләкин чакыру килмәде. Бу сорауны “Болгар радиосына” бирергә кирәк дип уйлыйм, бәлки катнаштырасылары килмәгәндер. Ә ТНВ Яңа ел съемкасында булдым.

“Болгар радиосы” премиясендә генә катнашмадым. Дөресен генә әйткәндә, премиядә генә түгел, “Болгар радиосы” үткәргән чараларда соңгы мәлләрдә катнашканым юк. Чакырулар килми, белмим, бәлки мин ул программаларга сыя алмыймдыр, бәлки җырчыларның яхшыраклары бардыр, диде Татар Тудей порталына Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров.

2017 елгы фото, «Болгар радиосы» студиясендә 

Безнең сорауга “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире, радио продюсеры Илфар Кәримов аңлатма бирде:

Без Филүс белән хезмәттәшлек итәбез. Әлбәттә, ул концертларның бер бизәге. Ләкин быел ул яңа җырлары белән әллә ни сөендермәде. Бәлки әле яңа җырларының эфир өчен әзерләнгән варианты гына юктыр. Ә «Болгар радиосы» эфирында бүгенге көндә барган җырлары инде «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенә лаек булган иде.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий