«Шуның өчен эшлимме мин? Бик туйдым!» [булган хәл]

-- Alfia
Соңгы елларда мин берничә эштә эшләп алдым. Дипломым да бар, әмма белгечлегем буенча эшләгәнем булмады. Тегендә-монда шактый эзләнеп йөргәннән соң, тырнак ясый башладым. Районнарда андый нокталар күп бит инде, арендага утырам. Бер ел дигәндә мин әллә нәрсәләргә өйрәнеп беттем. Тырнак кына ясамыйм, кашлар да ясыйм, җоннар да йолкыйм. Соңгысына һәрвакыт чират.

Мине кеше мактап йөри. Бер килгән кеше гел миңа килә. “Кулың җиңел, рәхәт эшлисең”, – диләр. Эшемне яратып башкарам, шуңа да сизәләрдер дип уйлыйм. Кайчак кичке тугызларга кадәр эшлим. Кем соңга кадәр эшли, әйдә инде, берничек тә бүтән вакыт юк бит дисәләр, мин ризалашам.

Бушка түгел бит инде. Арендага түлисе бар, үземә дә кирәк. Мин дә шул акча дип кешенең җонын йолкып йөрим бит инде. Аяктан, кулдан, култык асларыннан гына түгел, башка җирләрдән дә йолкыйм. Үзегез аңладыгыз инде, әйтеп тормыйм. Бик бөртекле, авыр хезмәт ул. Эшли белергә кирәк, кешене сөйләштерергә, кәефенә карап җайлашырга кирәк.

Зарланмыйм, бер генә эштә дә акча җиңел генә килми ул. Гел эшләп торгач, кесәдә акча бар. Ир дә шуңа ияләште. Миңа товар ташырга булышам дигән булып, эшеннән дә чыкты хәтта. Атнага бер складка барып кайтабыз да, бетте бит инде. Калган вакытны ул өйдә, ә мин иртәдән кичкә кадәр эштә. Берничә ай шулай хәзер. Шактый күрсәтте инде, эчә дә башлады.

Әйтсәң, үземә акыра әле, мин булмасам, складка кая үзең генә барасың анда, кем тутыра, кем бушата, кем урнаштыра, ди. Ярар инде анысы. Инде кичә көндез машинаны бәрдереп кайткан. Эчәргә алырга дип чыккан да, рульгә утырган.

Кичтән дә шактый гына “булган” иде, шуннан айнымыйча килеп чыккан хәл инде ул. Әле ярый кеше өстенә барып кермәгән. Гараж тирәсеннән борылганда ук бәрелгәч, туктап калган. Күпмегә төшә миңа хәзер ул ремонт? Шуның өчен эшлимме мин? Бик туйдым! Бер өйдә торгач, бөтен нәрсә уртак бит. Уртак дигән буласың гына инде аны. Хәзер санап-санып карыйм, бар да минем шулай йә тырнак эшләп, йә җон йолкып эшләнгән акчаларга алынган бит ул.

Мәгълүмат: beznen_avil

Бәйле