«Минем хатамны кабатламагыз!…»

Бу язмамда мин үз исемемне куймыйм. Тормышта минем кебек ялгышкан һәр ир үз исемен куя алыр иде. Бу уй-фикерләрем әни янына кайтып яши башлагач туды. Укысалар, башка ир-атларга да сабак булыр, дип кулыма каләм алдым.
Миңа ике еллап Югары Тәтешледә эшләргә туры килде. Гаиләмне алып килмәдем: хатыным эшли, балалар укуда. Бер көн Тәтешледән Уфага барганда машинама Энҗе исемле хатынны утырттым (минем ялгышымның исеме шулай булсын). «Ярый әле син мәрхәмәтле, мине машинаңа утыртып алып бардың», – дип мине мактап, рәхмәтләр әйтеп, күзләремә карады. Ул яшь, чибәр, балкып тора, матур киенгән. Нинди назлы, нечкә күңелле, исеме дә чәчәк исеме. Югары Тәтешледә бу сылуны берничә тапкыр күргәнем бар иде. Иреннән аерылган, улын әнисе карый икән. Уфага барып, эшкә урнашырга икән исәбе. Шулай Энҗе белән якыннан танышып киттек. Үлеп гашыйк булдым. Аның белән миңа бик күңелле иде. Очраша башладык. Беркөн гаиләмне ташлап, Энҗе белән икенче шәһәргә китеп урнаштык. Инде безгә беркем дә комачауламый. Әллә кайдан ерак туганнарны таптык, яңа дуслар да табылды. Кунаклашабыз. Энҗем бик бәхетле елмая. «Бездә һинд мәхәббәте, без бервакытта да аерылышмаячакбыз, – дип аңлата иде барсына да. Шулай яшибез. Дөнья киң, дөнья түгәрәк. Шулай яшәп, гөрләшеп ятабыз әкияттәгечә, дип әйтер идем. Ял итәргә дә бардык, йортыбызга яңа җиһазлар да алдык, бәхетле гаилә, кыскасы.
Әниемнең гел әйтә торган сүзе бар. Һәр эшнең ахыры була, ахыры имин булсын, ди ул. Ә безнең язмышның ахыры иминнән булмады. 8 ел бергә яшәгәч, авырып киттем. Табиблар минем гомер өчен озак көрәште, катлаулы операция ясадылар. Исән-сау калдым. Әмма элекке кебек яшьнәп торган ир түгелмен – 2нче группа инвалид. Башта Энҗе дәваханәгә килеп йөрде. Бик кайгырды, борчылды, елап та ала иде. Үзе мине юатты, назлы итеп елмаерга да белә иде. Авыруым айлар буена сузылгач, килүе сирәгәйде, эшләре күбәйде. Мине дәваханәдән килеп алучы булмады, ашыгыч ярдәм машинасы кайтарып куйды. Аш бүлмәсе өстәлендә «Мин синнән китәм. Мине эзләмә» дигән язу ята. Күз алларым караңгыланып китте. Ни дип уйларга да белмәдем. Менә сиңа «һинд мәхәббәте». Инвалид ир кемгә кирәк?
Миңа күрше-күлән кергәләде, дәва­ха­нәдән килеп йөрделәр, ерак туганнар да кайтып хәл белде. Беркөн көтмәгәндә элекке хатыным Рима килеп керде. Исән­ләштек, кү­реш­тек, хәл-әхвәлләр сөй­ләштек. Кибеткә чыгып, кирәк-ярак алып керде. Аш кайнаган арада кер­ләремне юды, идәннәрне сөртеп алды.
Без яшәгән фатирны сатып, балаларга бүлеп биргән. Үзе лаеклы ялда, кайтып, авылдагы әти-әнисен тәрбияли икән. Шәһәргә килгәч, минем хәлемне белергә булган. Әмма калган гомерне бергә булырбыз дип әйтер әле дип уйларга урын юк. Ашап беткәч, Римма акрын гына сүз башлады. «Минем билет кичке поездга, мин кайтып китәм. И, җаным! («Җаным» дияргә ярата иде ул мине). Шушындый хәлгә калып яшәр өчен булган тормышыңны бозарга, балаларыңны әтисез калдырырга кирәк булдымы. Миннән, начар хатыннан, котылгач, яшь, чибәр, дәртле хатын белән алтын сарайлар салмадың, олигарх та була алмадың. Балаларга туйлар ясамадың, укулары белән дә кы­зыксынмадың. Балаларыма рәхмәт, йөземә кызыллык китермәделәр: укыдылар, эшлиләр, өйләнделәр. Яшәр урыннары бар, оныклар көтәбез. Җаным, без яратышмаган идекме? Олы мәхәббәткә иябез, дип горурланып яши идек. Үзебезне бәхетлегә санадык. Мәхәббәт бит ул, кызганыч, бүген бар, иртәгә юк. Дөрес, гомер буе дөрләп янучы мәхәббәтләр бардыр ул. Тик алар сирәк күренеш бугай – безгә кагылмады. Әмма ике арада булган мәхәббәт бөтенләй үк сүнми, ул башка төсләргә күчә, дуслык, тугрылык кебек хисләргә әйләнә. Син аларны аңларга теләмәдең. Бала хакы, ир хакы, хатын хакы, ата-ана хакы бар», – дип сөйләде дә, кичке поездга чыгып китте. Елап чыгып китте.
Ай, Рима, мин аңлаган идем. Синең янга кайтып гафу үтенергә уйлый, булдыра алсаң, яныңда калып, яшәп тә китәрбез, дип өметләнә идем.
Ир-егетләр!
Хатыныбызны ялгыз, балаларыбызны ятим итеп, ник чит яшь, чибәр хатыннарга алыштырабыз? Ник аларны үзебезнең хатыннардан яхшырак, дип уйлыйбыз. Бик шәп хатын булгач, ник үз­ләренең ирләре белән яшәмәгәннәр. Үз­ләреннән берничә яшькә олы, акчалы, машиналы ирләрне хатыннарыннан, балаларыннан тартып алалар? Мин үзем турыда язам. Ә күпме гыйбрәт алырдай хәлләр бар.
Берүзем бер бүлмәдә, чәй кайнатып эчәрлек тә хәл юк. Калганын үзегез күз алдына китерегез инде. Берничек тә җаен тапмагач, авылга әни янына кайтырга булдым. Әнием олы яшьтә булса да өе торырлык, үзе исән-сау. Аның борчылуы йөзенә чыккан. Балачактагы кебек әниемне кочаклап еладым. Әни кеше беркайчан да баласына начарлык теләми, хыянәт тә итми. Энҗене сорашмадым да, эзләмәдем дә, гарьләндем. Аллаһтан Римам, балаларым алдында булган гөнаһларым өчен ярлыкавын үтенеп ялварам.
Алдагысы Аллаһ кулында, тагын ниләр күрәсе бардыр. Мин Аның барлыгына ышанам. Кешегә кеше рәнҗеше төшкәнен дә аңладым.

Бәйле