Казан мәктәбендә кайбер сыйныфларны нигә карантинга ябалар?

-- Лейла

Казан шәһәре Идел буе районының 10 нчы татар-рус мәктәбенең берьюлы дүрт сыйныф укуга чыкмаган.

10нчы мәктәптә карантин 13 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр билгеләнгән. Казанның башка мәгариф учреждениеләрендә карантинга ябылган сыйныфлар бу атнада юк.

ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзер Татарстан буенча грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта.

Санитар табиблар сыйныфта укучыларның 20% ы һәм аннан да күбрәк авырса, мәктәпләргә карантин режим кертергә киңәш итә.

Чыганак: Бизнес-Онлайн
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий