8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдинов зыян күрүче дип табылган

-- Лейла

Рамилнең адвокаты Руслан Нагиев сүзләренчә, Рамил Шәмсетдинов мораль һәм физик басымга дучар булган. Ике офицер һәм сигез солдатка аткан егет зыян күрүче дип табылган.

Хәзер «Уставтан тыш» мөнәсәбәтләр маддәсе буенча җинаятьэше ачылган.

Нагиев әйтүенчә, Рамилне армиядә вакытта бик мыскыл иткәннәр. Аңа мораль һәм физик яктан зыян ясаганнар. Җинаять кылыр алдыннан егет дүрт төн йокламаган булган. Йокыга китә башласа аны физик күнегү эшләргә һәм йөгерергә мәҗбүр иткәннәр.

Солдат үзенең кылган гамәлләре өчен үкенә. Аңа зыян күрүче булса да, «Үтерү» маддәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле