Данир Сабиров концертын туктатып, «УНИКС» бинасыннан меңгә якын кешене эвакуациялиләр

-- Alfia

18 декабрь кич Казанда «УНИКС» концертлар залы бинасыннан меңгә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Билгесез кеше телефоннан шалтыратып, бинага бомба куелу турында хәбәр иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләде.

«УНИКС» мәдәни-спорт комплексы бинасында шартлаткыч җайланма булуы турында хәбәр Данир Сабиров концертында тәнәфес вакытында килгән. Комплекска оператив рәвештә барлык экстрен хезмәтләр җыелган.

Бинадан меңгә якын кешене һәм 150 хезмәткәрне чыгарганнар.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Данир Сабиров концерт өзелгән өчен гафу үтенгән. «Саперлар эшләп бетергәч, керәчәкбез. Гафу үтенәм көтелмәгән хәл килеп чыкканга», — ди җырчы һәм юмор остасы.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле