Казанда һәлакәт: пассажир автобус салонында умырткасын сындырган

-- Alfia

 Казанда автобус кисәк туктау нәтиҗәсендә, бер пассажир салонда егылып, умыртка баганасын сындырган. Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта һәм башка юл һәлакәтләре турында видеороликлар урнаштырган.

Беренче роликта Татарстан һәм Мәскәү урамнары чатындагы авария сурәтләнгән. Биредә җиңел автомобиль пассажир автобусы белән бәрелешкән.

Икенче ролик Фучик урамы буйлап хәрәкәт иткән автобус регистраторыннан төшерелгән. Биредә «Опель» автомобиле автобус каршында кисәк кенә ишегалдына борылган. Автобус кисәк туктау нәтиҗәсендә, бер пассажир салонда егылып, умыртка баганасын сындырган.

Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков искәрткәнчә, автобуслар катнашындагы аварияләрнең 80 процентында автобус полосасына чыккан машина йөртүчеләр гаепле.

 

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле