// Татар Тудей // Татар Бүген // Марат Хафизов фотолары //
21 декабрь Казанның Пирамида залында Халыкара «Татар җыры» фестивале узды. «Татар җыры»на 20! Шунлыктан анда төрле елларда популярлык казанган җырлар яңгырады.
«Татар җыры — 2019″ның башкаларыннан нык аерылып торачагы тантана башында ук сизелде. «Алтын барс» сынына ия булган җырчыларны тамашачы фестиваль башында ук күрде. Ләкин бәйрәм барышында аларга алтын сыннарны тапшырып, изге теләкләр җиткерү өлеше булмады. Шулай ук ахырдан күмәк җыр башкару да төшерелеп калдырылган иде. Бәлки шуңадыр да, тамашачылар концертның ахырына якынлашуын төшенеп бетмәделәр.
Татар Тудей җитәкчесе, журналист Рөстәм Исхакый да бу турыда искәртеп үтте. «Режиссер Лина Арифулина хуш китәрлек, рухланып сөйләрлек тамаша оештырды дип әйтә алмыйбыз. Ялгышмасак, ул бик кыйммәт ала бу эше өчен, ә нәтиҗәсе җилгә очкан акчалар диясе килә. Бу беренчел уйлар, субъектив фикер, тик Татарстан президенты катнашкан, 20 еллык юбилей бәйрәме буларак түгел, ә уйланып, төгәлләнеп бетмәгән Лина ханым эксперименты булды бу. Үзебезнең танылган татар артистлары гына бу фестивальне азагына кадәр карарга көч бирде. Азагы бигрәк күңелсез нотада туктады, бетте түгел, ә тамашаның компьютеры «тормозить» итеп туктап калды кебек, кечкенә кыз сөйләп бетерми көчле конфити шартлатып чәчә башладылар, алып баручылар нидер әйтте, һәм сәхнә буш калды… Күңелдә дә бушлык калды… Бәлки мин Мәскәүдән килгән Лина Арифулина «сәхнәсен» күрерлек үсмәгәнмен, бигайбә…», диде Рөстәм Исхакый.
Һәр җырчы чыгышы алдыннан аның хакында кыска вакытлы видео күрсәтелде. Шулай да искәрмәләр дә булды. Мәсәлән, Илдар Хакимов һәм «Казан егетләре төркеме» сәхнәгә чыгар алдыннан видеоролик тәкъдим ителмәде. Һәр видео диярлек Казанның истәлекле урыннары белән бәйләп эшләнелгән иде.
⠀
Фестивальнең тагын бер кызыклы яңалыгы ул — иҗади музей. Бирегә һәр җырчы диярлек үзләренең чыгышыннан соң килеп, алып баручы Байбулатның сорауларына җавап биреп, үзләре өчен кадерле булган истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бу күренешне тамашчыга экраннардан күзәтү мөмкинлеге бирелгән иде. Бүләкләрнең күбесе «Татар җыры» белән турыдан-туры бәйләнгән. Мәсәлән, Салават Фәтхетдинов әлеге күргәзмәгә үзенең беренче алган «Алтын барс»ларыннан берсен бүләк итеп калдырса, Азат Фазлыев апасы тарафыннан 2004 елда бүләк ителгән «Татар җыры» афишасын музейда калдырды. Калганнары да үзенчәлекле. Ришат Төхвәтуллин үзенең ак микрофонын тапшырды, ә Нәфкать Нигъмәтуллин татар халкының милли ризыгы өчпочмак белән килгән иде.
⠀
«Татар җыры»ның 20 еллык юбилеенда төрле елларда популярлык казанган җырлар яңгырады. Арабыздан киткән татар җырчылары турында искә алу тамашаның үзәген тәшкил итте дисәк тә була.