Сарман районында юл һәлакәте: 2 кеше һәлак була, 3 кеше җитди зыян күрә

-- Alfia

Сарман районында авариядә ике кеше һәлак булган һәм өч кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

21 декабрь кич Зәй-Сарман трассасының 30нчы чакрымында «Жигули» машинасының йөртүчесе тыелган урында узарга чыккан һәм «Лада Гранта» белән кара-каршы бәрелешкән.

Авариядә «Гранта» йөртүчесе шунда ук һәлак була, «Жигули»ның 17 яшьлек пассажиры медсанчастьтә вафат була. «Жигули» шоферы һәм пассажиры, шулай ук «Лада» пассажиры хастаханәгә китерелгән.

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле